Биографиясе

1909 елның 5 июне, Курск шәһәре – ?

Тимер юл мәктәбен (1924 ел, Курск шәһәре), Я.С.Свердлов исемендәге Коммунистик университетны (1931 ел, Мәскәү) тәмамлый.

1924–1928 елларда Курск тимер юл остаханәләрендә: слесарь, пресслаучы, мастер.

1928 елдан Курскта һәм Курск өлкәсендә комсомол эшендә.

1931 елдан авиабригада сәяси бүлеге инструкторы, парашют-десант отряды хәрби комиссары.

1933 елдан Кызыл Армиянең Хәрби Һава Көчләре фәнни сынаулар институтында сәяси бүлек инструкторы һәм истребитель отряды комиссары.

1937 елдан НКВД органнарында, 1939 елдан СССР НКВДсының партия комитеты секретаре (Мәскәү).

1943 елдан ТАССР НКВД халык комиссары, 1946–1948 елларда ТАССР эчке эшләр министры.

1954 елдан СССР Эчке эшләр министрлыгында.

ТАССР Югары Советы депутаты (1947–1951 еллар).

Бүләкләре

Кызыл Байрак, 1 нче дәрәҗә Ватан сугышы, Хезмәт Кызыл Байрагы, Кызыл Йолдыз орденнары, медальләр белән бүләкләнә.

Әдәбият

Булатов Н.Х. Йолдызлы йолдызлар. Казан, 2000.