Биографиясе

1893 елның 14 апреле, Вильно губернасы, Свинцан өязе Покровка авылы - ?

Ленинград хәрби округы уку үзәге каршында Хәрби мәктәпне тәмамлый (1934 ел). Беренче бөтендөнья сугышында катнаша. Гражданнар сугышында – укчылар полкы комиссары, Көнчыгыш һәм Көнбатыш фронтларда сугыша. 1921–1938 елларда Ленинград хәрби округы хәрби комиссариатлары системасында. 1938 елдан Мәскәүдә: М.В.Фрунзе исемендәге Хәрби академиядә, 1939 елдан Штаб командирлары югары мәктәбендә укытучы булып эшли.

1941 елдан Казанда, 1941–1946 елларда ТАССР хәрби комиссары.

1946 елдан отставкада, Ленинградка күчеп китә.

Бүләкләре

Ленин ордены, Кызыл Байрак, «Почёт билгесе» орденнары, медальләр, ТАССР Югары Советы Президиумының Мактау грамотасы белән бүләкләнә.