- РУС
- ТАТ
РФ Герое (1994 елның 21 июне, вафатыннан соң), майор (1990 ел)
1954 елның 5 августы, Алабуга шәһәре – 1993 елның 23 августы, шунда ук.
Балашов югары хәрби авиация очучылары училищесен тәмамлый (1975 ел). 1975 елдан Арктикада, Әзәрбайҗан, Польша, Мәскәү яны һәм Воркутада катнаш авиация эскадрильясенең эзләү-коткару отряды командиры ярдәмчесе.
1993 елның 23 августында Энгельс-Әстерхан маршруты буенча очыш башкарганда батырлык күрсәтә: самолёт двигателе эшләми башлагач, экипаж командиры А.Н.Епанешников егылып төшүче машинаны Волгоград шәһәре өстеннән читкә борып алып китә.
Алабугада ул яшәгән йортка мемориаль такта куела, А.Н.Епанешников музее ачыла, 3 нче мәктәп аның исемен йөртә.
Автор – М.З.Хәбибуллин
Вы используете устаревшую версию браузера.
Для корректного отображения сайта обновите браузер.