Биографиясе

1913 елның 14 сентябре, Казан – 1990 елның 1 ноябре, Киев.

Киев танк-техник училищесен тәмамлый. Туган шәһәрендә мех фабрикасында слесарь булып эшли.

1935 елдан Кызыл Армия сафларында.

Хәсән күле янында японнар белән сугышта катнаша (1938 ел). Совет-фин сугышы елларында 109 нчы аерым разведка батальонында танкның өлкән механик-йөртүчесе (7 нче армиянең 86 нчы мотоукчылар дивизиясе). 1940 елның 27 февралендә Карелия муентыгындагы сугышта батырлык күрсәтә: бер совет танкы зарарлангач, М.В.Дмитриев иптәшләрен үзенең машинасы белән каплап саклый һәм дошманның берничә ут ноктасын юк итә.

Бөек Ватан сугышында катнаша.

Сугыштан соң Киев танк-техник училищесендә начальник урынбасары.

1966 елдан запаска җибәрелә. Киевта яши.

Бүләкләре

Ленин ордены, Кызыл Байрак, ике 1 нче дәрәҗә Ватан сугышы, Кызыл Йолдыз орденнары, медальләр белән бүләкләнә.

Әдәбият

Батырлар китабы – Книга Героев. Казан, 2000;

Ханин Л. Герои Советского Союза — сыны Татарии. Казань, 1963;

Герои Советского Союза: Краткий биогр. словарь. М., 1987. Т. 1;

Автор – М.З.Хәбибуллин