Биографиясе

1853 елның 29 октябре – ?

Польша-Литва татарларыннан.

Хәрби-юридик академияне тәмамлый (С.-Петербург, 1883 ел).

1873 елдан Россия армиясендә хезмәт итә.

1884–1887 елларда Кавказ хәрби округ мәхкәмәсендә хәрби прокурор ярдәмчесе, 1887–1898 елларда Кавказ хәрби округында хәрби тикшерүче, 1898–1904 елларда хәрби судья.

1904–1905 елларда рус-япон сугышында катнаша: коры җир һәм диңгез көчләре башкомандующие каршында махсус вазифалар башкаручы генерал.

1906 елдан Төркестан хәрби округында хәрби судья.

1917 елның августыннан 1918 елның язына кадәр Төркестан хәрби округы мәхкәмәсе рәисе булып эшли.

Бүләкләре

2 нче һәм 3 нче дәрәҗә Изге Владимир, 1 нче, 2 нче, 3 нче дәрәҗә Изге Станислав орденнары белән бүләкләнә.

Автор – Я.Я.Гришин