Биографиясе

1908 елның 30 апреля, Казан губернасы, Спасс өязе Юхмачы авылы — 1942 елның 7 ноябре, Калуга шәһәре.

Эшчеләр факультетын (1932, Мәскәү), Луганск хәрби-авиация мәктәбен (1934) тәмамлый.

1926–1930 елларда Владимир өлкәсенең Карабаново авылында туку фабрикасында эшли, 1930 елдан Мәскәүдә.

1933 елдан Кызыл Армиядә. Совет-фин сугышында катнаша.

1941 елның июненнән Бөек Ватан сугышы фронтларында, 751 нче авиация полкының (17 нче ерак араларга хәрәкәт итүче авиация дивизиясе) сәясәт буенча эскадрилья командиры урынбасары. Ил-4 бомбардировщигы белән дошман тылына — Берлинга, Будапештка, Данцигка, Кёнигсбергка һ.б. шәһәрләргә очышлар ясый.

1942 елның ноябренә Чулков хәрби-сәнәгать объектларына 114 (111 — төнге) очыш ясый. 1942 елның 7 ноябрендә Орша шәһәре яныннан сугышчан бурычын үтәп кайтканда, дошманның зенит уты белән сафтан чыгарыла һәм Калуга шәһәре янында һәлакәткә очрый.

Бүләкләр

Ике Ленин ордены, ике Кызыл Байрак ордены белән бүләкләнә.

Истәлеге

Юхмачи авылында Геройга һәйкәл куела, Карабаново шәһәренең бер урамына, Юхмачи авылында урта мәктәпкә Чулков исеме бирелә.

Әдәбият           

Батырлар китабы — Книга Героев. К., 2000; 

Владимирская энциклопедия. Владимир, 2002.

Автор  — Р.Р.Сәләхиев