Биографиясе

1836 елның 26 марты, Оренбург губернасы — 1907 елдан соң.

Чыгышы белән Казан губернасы дворяннарыннан.

Хәрби-юридик академия тәмамлый (Санкт-Петербург, 1869).

1855 елдан хәрби хезмәттә.

1861–1864 елларда Владимир губернасы Судогодский өязенең җәмәгать арадашчысы.

1864–1867 елларда Витебск губернасы Полоцк җәмәгать съезды рәисе.

1869–1871 елларда Вильно хәрби округы мәхкәмәсе хәрби судьясы.

1871–1872 елларда Казан хәрби округы мәхкәмәсе хәрби прокуроры ярдәмчесе, 1872–1874 елларда хәрби судьясы.

1874–1880 елларда (бүленеп) Варшава хәрби округы хәрби судьясы.

1878–1879 елларда Тырново аерым кыр хәрби мәхкәмәсе рәисе һәм бер үк вакытта Болгариядәге рус оккупация гаскәрләре каршындагы кыр хәрби мәхкәмәсе хәрби судьясы.

1880–1882 елларда Вологда, 1882–1884 елларда Казан губернаторы.

1883–1884 елларда Казан губернасында ачлык белән көрәшне җитәкли. Аның вакытында Казанда «Волжский вестник» газетасы (1883 елдан) нәшер ителә башлый.

1884–1887 елларда Полоцк губернаторы.

1887 елдан Петербург губернасы Яңа Ладога өязенең шәрәфле җәмәгать судьясы.

Әдәбият           

Долгов Е.Б. Казанские губернаторы — главы и хозяева «вручённой на смотрение губернии» // Проблемы истории государственного управления: Государственный аппарат и реформы в России. СПб., 2003.

Автор — Е.Б.Долгов