Биографиясе

1923 елның 2 мае, Чаллы кантоны Бондюг авылы, хәзер Менделеев шәһәре — 1967 елның 6 июне, Горький шәһәре, хәзер Түбән Новгород шәһәре, Казанда җирләнә.

Бондюг химия заводында эшли.

1939–1942 елларда һәм 1944 елдан Казан кино тасмасы фабрикасында.

1942 елның маеннан Бөек Ватан сугышы фронтларында, Сталинград фронтының 62 нче армиясе составындагы 1 нче батальонның 3 нче рота (13 гвардия укчы дивизиянең 39 гвардия полкы) снайперы.

Чеховны Сталинград фронтының легендар снайперы дип атаганнар. 1942 елның октябреннән 1943 елның гыйнварына кадәр дошманның 256 солдатын юк итә, шәхси исәбендә — 265 дошман солдаты, инструктор буларак 20 дән артык снайпер әзерли.Cоветлар Союзы Герое исеменә тәкъдим ителә.

Курск сугышында (1943), Украинаны азат итүдә (1943) катнаша, яралана.

Демобилизацияләнгәннән соң (1943), Казандагы электромеханика заводында эшли.

Бүләкләре

Кызыл Байрак, Кызыл Йолдыз орденнары, медальләр белән бүләкләнә.

Истәлеге

Волгоградның бер урамына Чехов исеме бирелә, Геройга Волгоград телестудиясендә төшерелгән «Снайпер Чехов исән!» («Снайпер Чехов жив!», 1964), Казан киностудиясендә төшерелгән «Коткарылган дөнья онытмас» («И помнит мир спасённый», 1965) документаль фильмнары һәм «Исеме билгесез батыр эзләреннән» («По следам безымянного героя») исемле махсус тапшыру багышлана.

Әдәбият            

Гроссман В. Глазами Чехова // Годы войны. М., 1945; 

Дятлова А.М. Тасмовцы второй мировой...: Документы. Воспоминания. Мемуары. К., 2001.

Авторлар — С.Г.Белов, М.З.Хабибуллин