Биографиясе

1892 елның 27 феврале, Уфа губернасы, Эстәрлетамак өязе Тукай авылы — 1987 елның 6 ноябре, Мәскәү.

Казанда хәрби училище (1917), Мәскәүдә М.В.Фрунзе исемендәге Эшче-Крәстиян Кызыл Армиясе хәрби академиясен (1934) һәм СССР Кораллы Көчләре Генштабының Хәрби академиясе каршындагы К.Е.Ворошилов исемендәге Югары академия курсларын (1943) тәмамлый.

Беренче бөтендөнья сугышында катнаша, туп төзәүче, 3 нче артиллерия бригадасы батареясы разведчик-күзәтүчесе. Георгий тәресе белән бүләкләнә. Октябрь революциясеннән соң Казан хәрби округы комиссары. КОМУЧ халык армиясе һәм Чех-словак корпусы частьлары белән сугышларда катнаша.

1918 елдан 1 нче аерым Идел буе татар укчы бригадасы хәрби комиссары, Төркестан фронтында сугыша, Бохара һәм Фирганә шәһәрләрен алуда катнаша. 1925–1932 елларда 1 нче Казан укчы дивизиясенең командиры һәм комиссары. 1934 елның декабреннән Урта Азия Хәрби округының 68 нче Төркестан тау укчы дивизиясе белән җитәкчелек итә. 1937 елның 17 маенда кулга алына, 1939 елның декабрендә аклана һәм эше туктатыла.

1940–1941 елларда М.В.Фрунзе исемендәге Хәрби академиядә укыта.

1941 елның июненнән Бөек Ватан сугышы фронтларында: Көньяк-Көнбатыш фронтның 6 нчы һәм 9 нчы армияләренең 103 нче һәм 333 нче укчы дивизияләре командиры, Төньяк-Көнбатыш фронтның 68 нче һәм 38 нче армияләре командующие урынбасары. 1 нче һәм 2 нче Белоруссия фронтларының 70 нче армиясенең 96 нчы укчы корпусы командиры. Чанышев җитәкчелегендәге частьлар Мәскәү (1941–1942), Харьков (1942), Сталинград (1942–1943) янында, Люблин-Брест (1944), Көнчыгыш Померания һәм Берлин (икесе дә 1945 елда) һөҗүм операцияләрендә катнаша. Чанышев Советлар Союзы Герое исеменә тәкъдим ителә.

1946 елдан СССР Кораллы Көчләре Генштабының К.Е.Ворошилов исемендәге Хәрби академиясендә укыта.

1957 елның гыйнварыннан — отставкада.

Мәскәүдә яши.

Бүләкләре

Ике Ленин ордены, Октябрь Революциясе, дүрт Кызыл Байрак, 2 нче дәрәҗә Суворов, 1 нче дәрәҗә Кутузов, 1 нче дәрәҗә Ватан сугышы, Кызыл Йолдыз орденнары, медальләр белән бүләкләнә.

Әсәрләре

Вспоминая былые походы (Боевой путь Первой татарской стрелковой бригады). К., 1973.

Әдәбият     

Великая Отечественная. Комкоры: Военный биогр. словарь. М., 2006. Т. 1.

Автор — М.З.Хәбибуллин