Биографиясе

1901 елның 17 апреле, Вятка губернасы, Алабуга өязе Кураково авылы (хәзерге Менделеев районы) – 1957 елның 13 декабре, Ленинград.

Гражданнар сугышында укчы полк, 5 нче бронепоезд комиссары. Бөек Ватан сугышында танк дивизиясе командиры (1941), Курск сугышында һәм Днепрны кичүдәге батырлыклары белән дан казанган 10 нчы танк корпусы командиры (аның сафына «Татарстан колхозчысы» танк колоннасы да керә).

1949 елдан Белоруссия хәрби округында механикалаштырылган армия командующие ярдәмчесе; 1952 елдан – Германиядәге Совет гаскәрләре төркемендә. 1954–1955 елларда СССР Оборона министрлыгының Баш кадрлар идарәсендә.

Бүләкләре

Ленин, дүрт Кызыл Байрак орденнары, медальләр белән бүләкләнә.

Әдәбият

Булатов Н.Х. Йолдызлы йолдызлар. Казан, 2000.