Биографиясе

1950 елның 19 июлендә Липецк өлкәсенең Становлян районы Лесные Локотцы авылында туган.

Тула югары артиллерия училищесен (1970), М.И.Калинин исемендәге Хәрби артиллерия академиясен (1982, Ленинград) тәмамлый.

1970–1980 елларда Тула артиллерия училищесендә курсантлар взводы командиры. 1980–1989 елларда Урта Азия хәрби округында: аерым ракета дивизионы командиры, округның ракета һәм артиллерия гаскәрләре штабының өлкән офицеры, ракета гаскәрләре берләшмәсе командиры. 1989–1993 елларда Көнбатыш гаскәрләр төркемендә ракета бригадасы командиры. 1993–2007 елларда Казан югары артиллерия командирлары училищесы башлыгы.

Хезмәтләре ракета һәм авиация двигательләрен файдалану өлкәсенә карый. Артиллерия һәм ракета техникасын файдалану һәм ремонтлау буенча дәреслек-кулланмалар авторы.

Бүләкләре

Кызыл Байрак, 3 нче дәрәҗә «CCCР Кораллы Көчләрендә Ватан алдындагы хезмәтләре өчен», «Хәрби хезмәтләр өчен» орденнары, медальләр белән бүләкләнә.

Хезмәтләре

Основы войскового ремонта вооружения и техники РВ и А сухопутных войск: учебник. Казань, 1998 (автордаш).

Основы электрооборудования и метрологическое обеспечение артиллерии: учебник. Казань, 2000 (автордаш).

Әдәбият

Булатов Н.Х. Йолдызлы йолдызлар. Казан, 2000.