Биографиясе

1904 елның 15 ноябре, Сембер губернасы, Сөнгәләй өязе Зөябаш авылы – 1988 елның 24 июне, Ленинград өлкәсе Приозерск шәһәре.

1923 елдан Кызыл Армиядә. Ульянов пехота мәктәбен (1926), Ленинград танк гаскәрләре курсын (1929), М.В.Фрунзе исемендәге Хәрби академияне (1939, Мәскәү) тәмамлый.

1941 елның июненнән Бөек Ватан сугышы фронтларында, 3 нче гвардия танк армиясенең 6 нчы гвардия танк корпусы 22 нче гвардия мотоукчылар бригадасы командиры. Үзәк, Воронеж һәм 1 нче Украина фронтлары гаскәрләре составында Курск сугышында (1943), Украина, Польша, Чехословакияне азат итүдә, Берлинны алуда катнаша. Берлинны штурмлаганда (1945) батырлык күрсәтә.

Сугыштан соң Совет Армиясендә хезмәт итә. 1953 елдан запастагы полковник. 1954–1971 елларда Ленинград шәһәрендә һөнәри техник урта белем бирү училищесе (СПТУ) директоры. 1972 елдан Приозерск шәһәрендә яши.

Бүләкләре

Ике Ленин ордены, өч Кызыл Байрак, 2 нче дәрәҗә Кутузов, 1 нче дәрәҗә Ватан сугышы, өч Кызыл Йолдыз орденнары, медальләр белән бүләкләнә.

Әдәбият

Батырлар китабы – Книга Героев. Казан, 2000.

Ульяновцы в боях за Родину. Саратов, 1964.

Боков Ф.Е. Весна Победы. М., 1980.

Автор – Н.И.Таиров