Биографиясе

1911 елның 11 ноябре, Казан губернасы, Спас өязе Яңа Мордово авылы –1962 елның 26 гыйнвары, Сочи шәһәре.

1931 елдан Кызыл Армиядә. Ворошиловград хәрби авиация очучылары мәктәбен тәмамлый (1935).

Халхин-Гол елгасы буендагы бәрелешләрдә (1939) һәм совет-фин сугышында катнаша (1939–1940).

1942 елның августыннан Бөек Ватан сугышы фронтларында, 101 нче гвардия истребительләр авиация полкы (4 нче һава армиясенең 329 нчы истребитель авиация дивизиясе) штурманы. Төньяк Кавказ, Кавказ арты һәм 4 нче Украина фронтлары гаскәрләре составында Кавказ сугышында, Кырым, Украина, Польшаны азат итүдә, Берлинны алуда катнаша. 1944 елның мартына 332 сугышчан очыш ясый, 68 һава сугышында катнаша, шәхсән үзе дошманның 15 самолетын бәреп төшерә.

Бүләкләре

Ленин ордены, Кызыл Байрак, Александр Невский, 1 нче һәм 2 нче дәрәҗә Ватан сугышы, Кызыл Йолдыз орденнары, медальләр белән бүләкләнә.

Әдәбият

Советлар Союзы Геройлары – якташларыбыз. – Казан, 1990.

Батырлар китабы – Книга Героев. Казан, 2000.

Ханин Л. Герои Советского Союза – сыны Татарии. Казань, 1963.

Герои боев за Крым. Симферополь. 1972.

Герои битвы за Кавказ. Цхинвал, 1975.

Герои огнённых лет. Ярославль. 1985.

Автор – В.А.Шагалов