Биографиясе

1907 елның 25 мае, хәзерге Украинаның Киев өлкәсе Вышгород районы Югары Дубечня авылы – 1961 елның 6 мае, Яшел Үзән районы Васильево шәһәре тибындагы поселогы.

Турксиб төзелешендә эшли.

1929 елдан Кызыл Армиядә. Артиллерия училищесен (1932), офицерларның югары артиллерия мәктәбен (1946) тәмамлый. Совет-фин сугышында (1939–1940) катнаша.

1941 елның июненнән Бөек Ватан сугышы фронтларында, 2 нче гвардия танк армиясенең 198 нче артиллерия бригадасы 1007 нче артиллерия полкы командиры. Үзәк, 1 нче һәм 2 нче Украина һәм 1 нче Белоруссия фронтлары гаскәрләре составында Курск сугышында (1943), Чернигов-Припять (1943) һәм Корсунь-Шевченко (1944) операцияләрендә, Польшаны азат итүдә, Берлинны алуда катнаша (1945).

1945 елның 16–21 апрелендә Бендиков җитәкчелегендәге полк Берлин операциясе барышында, Кюстрин плацдармында дошман оборонасын өзүне тәэмин итеп, батырлык күрсәтә.

1946 елдан запастагы полковник, Татарстан Республикасының Васильево поселогында яши.

Бүләкләре

Ленин, Кызыл Байрак, 2 нче дәрәҗә Ватан сугышы, Кызыл Йолдыз орденнары, медальләр белән бүләкләнә.

Әдәбият

Батырлар китабы – Книга Героев. Казан, 2000.

Герои Советского Союза – казахстанцы. Алма-Ата, 1968. Книга 1.

Боевые звезды киевлян. Киев, 1983.

Автор – В.А.Шагалов