Биографиясе

1854 елның 15 марты, Ковно губернасы – 1922 ел. Польша-Литва татарларыннан.

Вильно шәһәрендә гимназия, Чугуев шәһәрендә пехота юнкерлар училищесен тәмамлый (1876).

1907 елдан Россия армиясе полковнигы. Сербиядә барган сугышта (1876), рус-япон сугышында (1904–1905, батальон командиры) катнаша. 1909 елдан Көнчыгыш Себердәге 25 нче укчылар полкы командиры. 1911 елдан отставкада.

1914 елдан Беренче бөтендөнья сугышында катнаша (полк командиры). 1919 елдан Польша армиясендә, 1920 елгы Совет-Польша сугышында 5 нче поляк армиясенең армия төркеме командиры була.

Бүләкләре

4 нче дәрәҗә Изге Владимир ордены, «Батырлык өчен» алтын корал, Сербия хөкүмәтенең «Батырлык өчен» алтын һәм көмеш медальләре белән бүләкләнә.

Әдәбият

Гришин Я.Я., Шарафутдинов Д.Р. На службе Родине. Казань, 2005.

Автор – Я.Я.Гришин