Биографиясе

1913 елның 1 гыйнвары, хәзерге Чиләбе өлкәсенең Аргаяш районы Галикәй авылы – 1948 елның 7 мае, Умань, Украина Республикасы.

Белорецк металлургия техникумында укый. 1936 елдан Кызыл Армиядә. Энгельс хәрби авиация мәктәбен тәмамлый (1940).

1942 елның июненнән Бөек Ватан сугышы фронтларында, 4 нче гвардия авиация дивизиясенең 13 нче гвардия авиация полкында эскадрилья командиры урынбасары. 1944 елның октябренә 220 сугышчан очыш ясый. Сугыштан соң Хәрби Һава Көчләрендә командирлык вазифаларын башкара. Авиация һәлакәтендә үлә.

Бүләкләре

Ленин, Кызыл Байрак, 1 нче дәрәҗә Ватан сугышы, Кызыл Йолдыз орденнары, медальләр белән бүләкләнә.

Әдәбият

Советлар Союзы Геройлары – якташларыбыз. Казан, 1990.

Батырлар китабы – Книга героев. Казан, 2000.

Ради мира на земле. Челябинск, 1975.

Славные сыны Башкирии. Уфа, 1979. Книга 4.

Автор – В.А.Шагалов