Биографиясе

1769 ел, Кизләр шәһәре – 1812 елның 12 (24) сентябре, Владимир губернасы Сима авылы. Грузин патша нәселеннән булган Багратионнар нәселеннән.

Хәрби хезмәтне 1783 елда башлый. 1787–1791 еллардагы Рус-төрек сугышында катнаша, Очаковны штурмлауда батырлык күрсәтә (1788).

1794 елда А.В.Суворов гаскәрләре составында Польша восстаниесен бастыруда катнаша, Праганы штурмлауда батырлык күрсәтә. Суворовның Италия һәм Швейцариягә яуларында (1799) авангард белән җитәкчелек итә, Адда елгасы буендагы, Треббия, Нови, Сен-Готард янындагы сугышларда гаять зур батырлык күрсәтә.

Наполеонга каршы сугышларда (1805–1807) арьергард белән җитәкчелек итә, Шёнграбен янындагы сугышта (1805) дан казана, анда 6 меңлек отряд 30 меңлек Француз корпусы һөҗүмен туктата, М.И.Кутузов армиясенең чигенүен тәэмин итә. Аустерлиц сугышы (1805), Прейсиш-Эйлау һәм Фридланд янындагы сугышларда (1807) катнаша.

Рус-Швед сугышында (1808–1809) дивизия белән җитәкчелек итә, Аланд утрауларын яулап алу белән тәмамланган Аланд экспедициясен җитәкли. Рус-төрек сугышында (1806–1812) – Молдавия гаскәренең баш командующие (1809–1810), Рассеват вакытында җиңү яулый.

1812 елгы Ватан сугышында 2 нче Көнбатыш армиясе белән җитәкчелек итә. М.Б.Барклай-де-Толлиның 1 нче Көнбатыш армиясе белән кушылып, Волковыскидан Смоленскига кадәр оста марш-маневр ясый. Бородино сугышында (26 августта) сул канат белән командалык итә, Семенов флешлары оборонасына җитәкчелек итә, французларның җиде һөҗүмен кире кага. Сугышның кызган чагында аягына ядрә кыйпылчыгы белән яралана, ампутациядән баш тарта. Гангренадан үлә.

Истәлеге

Казанда бер урам аның исеме белән атала.