Биографиясе

1920 елның 20 октябре, Алупка – 1971 елның 1 феврале, Мәскәү өлкәсе.

1939 елдан Совет Армиясендә. 1 нче Качин хәрби авиация очучылар мәктәбен тәмамлый (1940). Бөек Ватан сугышы елларында очучыдан 9 нчы гвардия истребитель авиация полкының эскадрилья командирына кадәр юл үтә.

1942 елның 31 маенда Ярославль янында “Юнкерс-88” немец бомбардировщигын бәрдереп беренче һава таранын ясый. Сталинград сугышында, Ростов-Дон шәһәрен азат итүдә, Кубаньда, Көнчыгыш Пруссиядә һәм Берлинны алуда катнаша. Барлыгы 603 хәрби очыш ясый, 150 һава сугышын уздыра, шәхсән үзе 30 һәм группа составында 19 дошман самолетын бәреп төшерә.

1947 елдан Жуковскийдагы Очу-тикшеренү институтының (ЛИИ) очучы-сынаучысы. Беренче очышны башкара һәм КС (“Комета-3”) самолет-снарядның пилотлы аналогы сынауларын үткәрә, самолетларга “канаттан канатка” ысулы белән ягулык салу системасын эшләүдә (1949), Ту-16ЛЛ да Р-15-300 двигателен сынауда катнаша. 100 гә якын очу аппаратларын үзләштерә.

Ту-16ЛЛ да сынау очышын башкарганда һәлак була.

Бүләкләре

Ленин (өч тапкыр), Кызыл Байрак (дүрт тапкыр), Александр Невский, 1 нче дәрәҗә Ватан сугышы, Кызыл Йолдыз, “Почет билгесе” орденнары, медальләр белән бүләкләнә.

Истәлеге

Казанда бер урам аның исеме белән атала.