Биографиясе

1901 елның 7 апреле, Оренбург губернасы Троицк шәһәре – 1976 елның 19 июле, Мәскәү.

1921 елга кадәр Казанда яши.

1 нче Мәскәү университетын тәмамлый (1926). Тышкы эшләр халык комиссариатында эшли. 1930 елдан СССР ОГПУ оешмасында, 1932 елда ОГПУның чит илләр бүлегенә күчерелә.

1935 елга кадәр Урта Азия, Төркия, Кытайда разведка хезмәтендә. 1935–1945 елларда АКШта яши, совет разведкасы агентурасын җитәкли, сәяси, фәнни-техник, хәрби мәгълүматлар туплау белән шөгыльләнә.

Икенче Бөтендөнья сугышы барышына хәлиткеч тәэсир ясаган «Снег» операциясе планын уйлап табучыларның берсе (нәтиҗәдә АКШ белән Япония арасында низаг тудырыла һәм шул сәбәпле СССР белән Япония арасында сугыш куркынычы юкка чыгарыла).

1946–1955 елларда СССР Дәүләт иминлеге комитетының чит илләрдә яшерен разведка эшләрен башкару бүлеге башлыгы урынбасары. 1955 елдан шул ук комитетның Югары мәктәбендә укыта.

Бүләкләре

Кызыл Байрак, Кызыл Йолдыз, «Почёт билгесе» орденнары, медальләр белән бүләкләнә.

Әдәбият

Ветераны внешней разведки России. М.,1995.

Автор – И.З.Минһаҗева