- РУС
- ТАТ
Советлар Союзы Герое (1945 елның 24 марты, вафатыннан соң), өлкән лейтенант (1944)
1920 елның 25 июле, хәзерге Югары Ослан районы Түбән Ослан авылы – 1944 елның 25 июле, Польша.
1938 елдан Кызыл Армиядә. Ленинград танк училищесен тәмамлый (1940). 1941 елның октябреннән Бөек Ватан сугышы фронтларында, танк ротасы командиры (2 нче танк армиясенең 3 нче танк корпусы 51 нче танк бригадасы). 1 нче Белоруссия фронты гаскәрләре составында Украина, Белоруссия, Польшаны азат итү сугышларында катнаша.
Пухачув шәһәре (Польша) өчен барган сугышта үзенең танкы белән дошманның штурмлау тубын таптата һәм һәлак була.
Ленин, Кызыл Йолдыз орденнары белән бүләкләнә.
Батырлар китабы – Книга Героев. Казан, 2000.
Ханин Л. Герои Советского Союза – сыны Татарии. Казань, 1963.
Герои Советского Союза – наши земляки. Казань, 1982. Книга 1.
Вы используете устаревшую версию браузера.
Для корректного отображения сайта обновите браузер.