Биографиясе

1945 елның 13 ноябре, Әтнә районы Атамыш авылы – 2011 елның 23 июне, Мәскәү.

Казан Югары танк командирлары училищесен (1966), Советлар Союзы Маршалы Р.Я.Малиновский исемендәге Бронетанк гаскәрләре хәрби академиясен (1973) һәм СССР Хәрби Көчләре Генштабы академиясен (1984, Мәскәү) тәмамлый.

1966 елдан бронетанк гаскәрләрендә, 1973 елдан һава-десант гаскәрләрендә югары командирлык вазифаларын башкара. 1984 елдан танк армиясе командующие урынбасары, командующие. 1988 елдан Ленинград хәрби округында штаб башлыгы. 1989 елда СССР Һава-десант гаскәрләре командующие.

1990–1991 елларда СССР Оборона министры урынбасары. 1992–1993 елларда РФ Югары Советы Президиумы каршындагы аналитик үзәк җитәкчесе.

РФ Югары Советы депутаты (1990–1993).

Бүләкләре

Кызыл Йолдыз, 1 нче, 2 нче, 3 нче дәрәҗә «СССР Кораллы Көчләрендә Ватанга хезмәт иткән өчен» орденнары белән бүләкләнә.

Хезмәтләре

Всероссийское офицерское собрание: вчера, сегодня, завтра. Казань, 1998.

Әдәбият

Булатов Н.Х. Йолдызлы йолдызлар. Казан, 2000.