Биографиясе

1937 елның 9 мартында Ульяновск өлкәсенең Инза районы Шлемасс авылында туган.

Ульяновск танк училищесен (1960), Советлар Союзы Маршалы Р.Я.Малиновский исем. Хәрби бронетанк гаскәрләре академиясен (1971, Мәскәү) тәмамлый.

1975 елдан Белоруссия хәрби округының танк берләшмәсе командиры урынбасары. 1976 елдан мотоукчылар берләшмәсе командиры, 1980 елдан Ерак Көнчыгыш хәрби округы армиясе берләшмәсе командиры урынбасары.

1984–1994 елларда М.В.Фрунзе исем. Хәрби академиянең (Мәскәү) кафедра башлыгы урынбасары, факультет башлыгы.

Бүләкләре

Кызыл Байрак, 3 нче дәрәҗә «СССР Хәрби Көчләрендә Ватанга хезмәт иткән өчен» орденнары, медальләр белән бүләкләнә.

Әдәбият

Булатов Н.Х. Йолдызлы йолдызлар. Казан, 2000.