Эчтәлек

VI йөздә Көнчыгыш Европа һәм Урта Азиядәге күчмә төркиләрдә барлыкка килә. Аның киң кулланылышы кәкре йөзенең көчле чабу көченә бәйләнгән. Соңга таба кискечнең кәкрелеген һәм кисү өлешен арттыру юлы белән камилләштерелә; XIII–XVII йөзләрдә кайбер кәкре кылычларның кисү өлешендә уентык һәм оч тирәсенең киңәюе күзәтелә.

Урта Идел буенда бу төр коралны Идел буе болгарлары беренче тапкыр VIII–IX йөзләрдә куллануга кертә. IX–XVI йөзләрдә кәкре кылыч төрки халыкларда иң киң таралган кискеч коралга әверелә.

Элгәре урта гасырларда аны башлыча авыр коралланган атлы сугышчылар кулланса, яңа чорда җиңел кавалерия (гусарлар, казаклар) куллана. Кайбер Үзәк Азия кылычларында  – рун хәрефләре очрый.

Идел буе Болгар дәүләтендә XIII йөздә әрмән язулары булган кылычлар эшләнә. Рус телендәге «сабля» сүзен (саплы) күп кенә белгечләр (Ф.Е.Корш, И.Г.Добродомов, Н.А.Баскаков һ.б.) төрки телләрдән алынма дип исәплиләр.

Әдәбият

Мерперт Н.Я. Из истории оружия племён Восточной Европы в раннем средневековье // Советская археология. 1955. Т. 23.

Худяков Ю.С. Вооружение средневековых кочевников Южной и Центральной Азии. Новосибирск, 1986.

Измайлов И.Л. Вооружение и военное дело населения Волжской Булгарии X – начала XIII вв. Магадан–Казань, 1997.

Автор – И.Л.Измайлов