Эчтәлек

Җәя һәм ук белән бер үк вакытта барлыкка килгән. Җәя кынысы махсус ук каешына — сул яктан, ук кынысы уң яктан беркетелгән. Урта гасырларда Евразия халыкларында, шул исәптән Идел буе халыкларында да, V–XV йөзләрдә «кесәле» садаклар киң таралган.

Садак диаметры 15–25 см лы агач аслыкка каен тузы яки күн белән тышланган дүрт агач пластинка беркетеп эшләнгән. Садакның өске өлешендә, ук алуга җайлаштырып, уемтык ясалган, һәм ул махсус япма белән капланган. Авызы янында һәм төпкә таба садак киңәебрәк торган. Ул ярымцилиндр формасында булып, эчке яктан ныгытылган. Биеклеге, ук озынлыгына бәйле рәвештә, 60–80 см тәшкил иткән. Садак сирәк кенә очракларда тышкы яктан тар вертикаль сөяк пластинкалар белән бизәлгән. Уемтык читләренә дә шундый ук пластинкалар тезелгән. Атта йөргәндә садакны беркетү өчен каркасның агач пластинкаларына сөяк яки тимер элмәкләр, ә төбенә каешка тагылган металл ыргак беркетелгән. XIII–XV йөзләрдә мондый төр садаклар тышкы яктан үсемлек һәм хайван сурәтләре төшерелгән сөяк пластинкалар тезеп эшләнгән. XV–XVII йөзләрдә Евразиядә, шул исәптән татар ханлыкларында да бу төр садакларны ук очлары түбән каратып куела торган тәбәнәк күн футляр алыштыра. Урта гасырларга караган рәсемнәр буенча, садакны бил турысында, уң якта, авыш хәлдә (ук алуны җиңеләйтү, җәяү һәм атта йөргәндә уңайсызлыклар тудырмау өчен) йөрткәннәр дип нәтиҗә ясарга мөмкин. Уклар очлары белән түбән каратып куелган. Язма чыганакларга караганда, гадәти садак 30 ук сыйдырышлы булган, сугышчылар яуга уклар тутырылган ике садак алганнар. Зиннәтле җыелмалар көмеш һәм алтын җепләр белән чигелгән, уеплап һәм каралтып бизәк төшереп, көмеш яки алтын йөгертелгән пластинкалар, кыйммәтле ташлар белән бизәлгән сафьяннан эшләнгән.

Садак үрнәкләре Мәскәү Кремленең Кораллар палатасында һәм Дәүләт Тарих музеенда (Мәскәү) саклана.

Әдәбият

Медведев А.Ф. Ручное метательное оружие (лук и стрелы, самострел) VIII–XIV вв. М., 1966;

Культура Биляра. М., 1985;

Аствацатурян Э.Г. Турецкое оружие. СПб., 2002;

Горелик М.В. Армии монголо-татар X–XIV вв. М., 2002. 

Автор — И.Л.Измайлов