СССР Оборона дәүләт комитетының 1941 ел 13 октябрь карары нигезендә Казанны немец-фашист гаскәрләренең ихтимал булган һөҗүменнән саклау өчен оештырыла.

Төзелеш җитәкчеләре: Ф.М.Ковальский, И.М.Ильина, А.П.Баранников һ.б. Саклану чиге Казан тирәсендә ярымбоҗра булып урнаша. Чуашстан һәм Татарстан территорияләре буйлап Покровка авылыннан Урмары, Кайбыч, Апас авыллары аша Куйбышев шәһәренә (ТАССР) кадәр сузыла. Казан каймасының озынлыгы 331 км, шул исәптән 151 км танк үтмәслек тирән чокырлар, 79,61 км эскарплар, 1,96 км контрэскарплар тәшкил итә. 392 идарә-командалык һәм күзәтү пункты, 98 яшерен ату ноктасы, танкка каршы ата торган 45 мм лы туплар өчен — 44 дзот, 76 мм лы туплар өчен 12 дзот, 419 землянка төзелә.

Корылмалар бик авыр шартларда (каты салкыннар), нигездә, колхозчылар көче белән төзелә. Анда шулай ук хезмәткәрләр, эшчеләр, мәктәп балалары һәм студентлар да катнаша. Казанны саклау корылмаларында иң күбе 107 мең кеше (1941 елның декабре) катнаша. 1942 елның 11 февралендә Казан каймасы дәүләт комиссиясе тарафыннан кабул ителә. Немец-фашист гаскәрләре Мәскәү янында тар-мар ителгәч (1941–1942), консервацияләнә.

Автор – В.Ф.Телишев