1919 елның декабрендә 1 нче Казан Совет кавалерия курслары җирлегендә оештырыла.

Курс җитәкчеләре: А.Г.Нагаев, А.Романович.

Комиссарлар: Х.З.Габидуллин, М.Ш.Шаһиәхмәтов.

Беренче чыгарылыш 1920 елның 1 апрелендә була (34 кеше).

Барлыгы 411 командир әзерләнә.

1922 елның май–сентябрендә алар лагерь җыеннарында шөгыльләнәләр һәм Уналтынчы үрнәк мөселман укчы командирлар мәктәбе белән бергә Төркестанда сугыш хәрәкәтләрендә катнашалар.

1923 елның гыйнварында аларның икесеннән Казанда мөселман командирларының берләшкән курслары оештырыла.

Автор – И.Г.Гыйззәтуллин