Эчтәлек

1918 елның гыйнварында Петроградта оештырыла. РСФСРның Милләтләр эшләре буенча халык комиссариаты карамагындагы Үзәк мөселман комиссариатының хәрби бүлеге буларак барлыкка килә. Исеме 28 апрельдән — хәрби коллегия, 31 майдан — Үзәк мөселман хәрби коллегиясе, 20 ноябрьдән РСФСРның хәрби эшләр буенча халык комиссариаты итеп үзгәртелә.

1918 елның 22 октябреннән Үзәк мөселман хәрби коллегиясе Мәскәүдә, 1919 елның апреленнән Казанда эшли; гаскәри берәмлекләр оештыру, хәрби бүлек (пехота һәм кавалерия), артиллерия, инженер, интендант, санитар, оештыру-агитация, мобилизация бүлекләре эшли.

Рәисләре — М.М.Вахитов (1918 елның 6 августына кадәр), М.Х.Солтангалиев.

Әгъзалары: Й.И.Ибраһимов, М.Г.Алиев, М.Г.Конов, И.Әбдрәшитов, А.К.Маликов (1918 елның 30 маена кадәр); Н.Г.Вахитов, С.Ловчицкий, А.К.Маликов, А.Х.Алмаев, К.Л.Якубов (1918 елның 31 маеннан).

Мөселманнар күпчелекне тәшкил иткән төбәкләрдә милли гаскәри берәмлекләр оештыру эшен җитәкли, халык арасында сәяси-агарту эшләре алып бара. Үзәк мөселман хәрби коллегиясе эшчәнлеген 1918 елның гыйнвар-сентябрендә Казан, Самара, Әстерхан Пермь һәм Бөгелмәдә оештырылган мөселман комиссариатлары каршындагы хәрби бүлекләр аша гамәлгә ашыра. 1918 елның август башында коллегия Кызыл Армиянең мөселман частьләре белән якыннан торып идарә итү өчен Казанга килә; Казан өчен сугышта Үзәк мөселман хәрби коллегиясе рәисе М.М.Вахитов акгвардиячеләр тарафыннан кулга алына һәм атып үтерелә, коллегия хәрби җитәкчесе С.Ловчицкий КОМУЧчылар ягына күчә.

1918 елның гыйнварыннан 1919 елның июленә кадәр коллегия җитәкчелегендә Казанда Идел буе татар укчыларының 1 нче һәм 2 нче аерым бригадалары; 1 нче мөселман социалистик полкы һәм 1 нче Казан совет мөселман укчыларының запас полкы; Әстерханда К. Туйбактин исемендәге Мөселман полкы һәм 8 аерым атлылар эскадроны; Саратов һәм Самара губерналарында ике мөселман укчылар полкы; Пермьдә 21 нче мөселман укчылары полкы; Мәскәүдә, Уфада, Оренбургта татар-башкорт батальоннары һ.б. оештырыла.

1919 елда Казанда Икенче мөселман совет укчылары командирлары курслары һәм шәркый халыклар кавалерия курслары ачыла. «Кызыл Армия» газетасын нәшер итә.

1920 елның 1 октябрендә эшчәнлеге туктатыла, аның урынына Республика Революцион-хәрби Советы Сәяси идарәсенең Шәрекъ бүлеге һәм Бөтенроссия баш штабы оештыру идарәсенең шәрекъ бүлеге оештырыла.

Әдәбият      

Гиззатуллин И.Г. Мусульманские военные организации (1917–1921 гг.). К., 2002; 

Гражданская война и военная интервенция в СССР: Энцикл. М., 1987.

Автор — Л.М.Айнетдинова