Мәкалә Ркаил Зәйдулланың “Казан ятиме” (2012) драмасында халык язмышы темасының сәнгатьчә гәүдәләнеше үзенчәлекләрен өйрәнүгә багышлана. Драматург әхлаклылык ягыннан милли үлчәмдә хәзерге җәмгыятьне бәяләргә уңышлы омтылып карый, шулай ук киләчәкне модельләштерергә булышлык итүче кеше һәм җәмгыятьне алга таба үстерү юнәлешләрен билгели. Пьесаның төп идеясе – традицион кыйммәтләрне яңадан торгызу, шулай ук рухи көчне, киләчәккә ышаныч белән карауны, вөҗданлыкны саклау ярдәмендә генә халыкның лаеклы киләчәген тәэмин итәргә мөмкин.

Сылтама ясау өчен: Шарипова А.С. Драма Ркаиля Зайдуллы «Казан ятиме» («Казанская сирота»): авторское моделирование // Научный Татарстан. 2022. №1. С.76–82.

Мәкаләне йөкләп алу

Автор турында: Шәрипова Алсу Сәмигулла кызы, филология фәннәре кандидаты, Татарстан Фәннәр академиясенең Г.Ибраһимов исем. Тел, әдәбият һәм сәнгать институтының инновацион эшчәнлек һәм тышкы элемтәләр буенча директор урынбасары, е-mail: alsusamigullovna@yandex.ru