Профессор Александр Григорьевич Агабабов (1863–1922), Казан император университетының офтальмология кафедрасы һәм медицина факультетының күз авырулары клиникасы мөдире, Казан клиника институтының күз авырулары бүлеге мөдире, Идел-Кама төбәгендә трахома авыруына каршы көрәш оештыру буенча үзенең укытучысы профессор Е.В.Адамюк эшен дәвам итә. 1909 елда А.Г.Агабабов хәйрия акчасына Казанда трахома белән авыручыларны дәвалау өчен түләүсез приют оештыра. 1915 елда ул Казанның Мактаулы гражданы С.И.Сапожниковадан университетның күз авырулары клиникасы каршында Трахома авыруын өйрәнү һәм дәвалау институтын ачу өчен капитал ала. 1921 елның гыйнварында А.Г.Агабабов Казан трахоматоз фәнни-тикшеренү институтын оештыруны җитәкли, бик авыр ачлык һәм эпидемия елларында аңа нигез сала, аның башлангычы белән институтка Е.В.Адамюк исеме бирелә.

Мәкаләдә беренче тапкыр А.Г.Агабабовның Казан клиника институтында эшләве һәм аның Казан трахоматоз институтын оештыра башлавы турында мәгълүматлар китерелә.

Сылтама ясау өчен: Подольская М.А. А.Г.Агабабов и его роль в организации Казанского научно-исследовательского трахоматозного института // Научный Татарстан. 2022. №1. С.21–33.

Мәкаләне йөкләп алу

Автор турында: Подольская Марина Алексеевна, Казан дәүләт медицина академиясе, e-mail: maro7@mail.ru