РСФСР хөкүмәте 1920 еллар башында һәр җирдә яңа фәнни-тикшеренү институтлары һәм мәгариф учреждениеләре ача, гамәлдәге университетларга абитуриентлар кабул итүне күп тапкыр арттыра. Укыту процессын тәэмин итү мәгълүмат ярдәмен, шул исәптән фәнни китапханәләр ачу, фәнни матбугат, дәреслекләр һәм монографияләр бастыруны таләп итә. Әлеге процесс илдәге икъдисади кризис һәм көнбатыш фәнни дөньясы белән элемтәләр ябык булу сәбәпле катлаулана.

1920 елның маенда Казан клиника институты ачыла, анда 1917 елдан соң таркатылган шәһәр медицина китап фондын җыю юлы белән медицина докторлары Р.А.Лурия һәм Е.М.Лепский җитәкчелегендә 1921 елда фәнни китапханә булдырыла.

Сылтама ясау өчен: Подольская М.А. Создание научной библиотеки Казанского клинического института – ГИДУВа в 1921–1930 гг. // Научный Татарстан. 2022. №2. С.21–35.

Мәкаләне йөкләп алу

Автор турында: Подольская Марина Алексеевна, Казан дәүләт медицина академиясе, e-mail: maro7@mail.ru