Журналистлар мәгълүмат алу алымы буларак интервью алу белән XIX йөздән үк шөгыльләнәләр. Бүгенге көндә бу алым журналистикада мәгълүмат җыюда беренче урынны били. Әмма без интервью алу алымының теоретик базасы турында һәм журналистлар ия булырга тиешле осталыклар турында бик аз беләбез. Без ТР журналистлары белән уздырылган сигез интервьюны анализлап журналистның интервью алу осталыгының төп нигезләрен тикшердек. Әлеге тикшеренү интервью алуда иң зур нәтиҗәгә ирешергә мөмкинлек бирүче җиде төп элементны ачыклады: әңгәмәдәшне тыңлау, үзара бәйләнеш белән идарә итү, эмпатия, артикуляция, зирәклек, сүзсез генә ишарәле аралашу һәм төгәллек. Нәтиҗәләр заманча шартларда интервью алуның катлаулана баруын һәм интервью алуда зур эмперик юнәлеш кирәклегенә күрсәтә.

Сылтама ясау өчен: Бадрутдинова Ф.И. Коммуникативные приемы интервьюеров электронных СМИ Республики Татарстан // Научный Татарстан. 2020. №1. С.67–78.

Мәкаләне йөкләп алу

Автор турында: Бәдретдинова Фәридә Илдар кызы, Казан (Идел буе) федераль университеты, e-mail: farida1696@mail.ru