Мәкаләдә хәзерге Татарстанның иң күренекле кешеләренең берсе, үз халкының хокуклары һәм азатлыгы өчен бертуктаусыз көрәшүче, Татарстан Республикасының мөстәкыйльлеге формалашуга зур өлеш кертүче, ТАССР Югары Советының халык депутаты, Татарстан Дәүләт Советы депутаты, РФ Дәүләт думасы депутаты Фәндәс Шакир улы Сафиуллинның тормыш юлы һәм иҗтимагый-сәяси эшчәнлеге өйрәнелә. Күп чыганакларга һәм әдәбиятка таянып, автор Ф.Ш.Сафиуллинның “ТССР Дәүләт мөстәкыйльлеге турында декларация” (1990), “Татарстан Республикасы Конституциясе” (1992), “Татарстан Республикасы халыклары телләре турында” закон (1994) кебек мөһим документларны эшләүдә һәм кабул итүдәге ролен анализлый.

Мәкаләдә Фәндәс Сафиуллинның Дәүләт Думасында һәм Россия һәм Татарстан хакимиятләренең төрле структураларында катгый һәм актив рәвештә республика хокукын, телне, үзенең туган халкының гореф-гадәтләрен яклавына зур игътибар бирелә.

Сылтама ясау өчен: Миниханов Ф.Г. Мыслитель, политик, патриот: борец за свободу и равноправие Фандас Сафиуллин // Научный Татарстан. 2020. №4. С.49–58.

Мәкаләне йөкләп алу

Автор турында: Миңнеханов Фидаил Гыймран улы, тарих фәннәре кандидаты, доцент, өлкән фәнни хезмәткәр, Татарстан Фәннәр академиясенең Татар энциклопедиясе һәм төбәкне өйрәнү институты, e-mail: fidail1956@mail.ru