- РУС
- ТАТ
Мәкалә һуннар тарихының гади схемасын яңадан тикшерүгә һәм һуннар тарихының гомуми кабул ителгән хронологиясен яңадан карауга багышлана.
Европа этабы һуннар тарихы этапларының бары тик берсе генә була. Үзәк Азия этабы II–IV йөзләргә карый. Клавдий Птолемей һәм Дионисий Периегетның һуннар турындагы мәгълүматлары ышанычлы түгел. Төньяк Кавказга һуннар IV йөздә килә. Һуннар IV йөз ахырында бердәм көч булмый, ә катнаш конгломерат була. Европа һуннары сарматлашкан хуннулар булалар. Монголоид кыяфәтләр һуннарның идарәче кланнары өчен хас. Үзәк Азия этабы вакытында һуннар Үзәк Азия илләре һәм Сасанидларның Эраншахры белән үзара бәйләнештә була. Кавказ этабында һуннар әрмәннәр белән союздаш булып, Сасанидларга каршы сугышалар.
Огурлар һуннар күчешенең азагында була һәм һуннар Төньяк Кара диңгез буена күчеп киткәннән соң, алар Кавказ далаларын били. Бу IV йөзнең икенче яртысында була. Төгәл даталарны һуннарның готлар һәм ромейлар белән бәйләнешкә керүен тасвирлаганда гына күрсәтергә мөмкин. IV йөз ахырында һуннар Паннониядә федератлар буларак күренәләр, ә тулысынча V йөзнең икенче чирегендә күченәләр. Кара диңгез буе далаларыннан һуннар күченгәннән соң, аларны V йөзнең икенче чирегендә акацирлар били. Огурлар Кара диңгез буе далаларына V йөз уртасында күченәләр, ә һуннар алар йогынтысында империя федератларына әйләнә. Паннониядә һәм Кара диңгез буенда калган һуннар төркемнәре герул һәм огур кабиләләре хакимиятен таныйлар.
Сылтама ясау өчен: Пилипчук Я.В. Пересматривая гуннскую хронологию // Научный Татарстан. 2019. №1. С.5–33.
Автор турында: Пилипчук Ярослав Валентинович, тарих фәннәре кандидаты, кече фәнни хезмәткәр, Украина Милли фәннәр академиясенең А.Ю.Крымский исем. Шәрык институтының Евразия даласы бүлеге, e-mail: bachman@meta.ua
Вы используете устаревшую версию браузера.
Для корректного отображения сайта обновите браузер.