Эчтәлек

Тарихы

Россиядә иң әүвәлгеләрнең берсе. К.Ф.Фукс инициативасы һәм И.Ф.Яковкинның эшлекле булышлыгында 1806 елда «Тенишев» һәм «комендант» бакчалары урынында оештырыла (хәзер бу участокта – китапханә, астрономик обсерватория биналары, яңа Ботаника бакчасының лаборатория корпусы).

Ботаника бакчасының нигезен җирле һәм читтән китерелгән (интродукцияләнгән) үсемлек коллекцияләре тәшкил итә. Ботаника бакчасында 1808 елда үләнчел үсемлекләрнең, куак һәм агачларның 252 төре, 1810 елда 800 гә якын төре исәпләнә. Аның территориясендә 2 оранжерея һәм теплица була. Ботаника бакчасы коллекциясен тулыландыруда В.И.Тимьянский, И.М.Смирнов, Э.И.Эйхвальд зур өлеш кертә.

1823 елда орлыклар исемлеге төзелә һ.б. ботаника бакчалары белән алмашу башланып китә.

Ботаника бакчасы алып торган участок кысан, ярлы туфраклы һәм рельефы буенча уңайсыз булып чыга. 1824 елда директор Э.И.Эйхвальд тарафыннан Ботаника бакчасы мәйданын киңәйтү мәсьәләсе куела. Моның өчен 1829 елда университет Кабан күле буенда, Архангел шәһәр яны бистәсендә 6500 квадрат сажин (2,96 га) җир участогы сатып ала, һәм ул урын 1832 елда тулысынча университетка беркетелә.

1834 елда бу участокта Ботаника бакчасы оештырырга дигән боерыкка кул куела. Шул ук елда А.А.Бунге җитәкчелегендә бакчага нигез салу эшләре һәм 5 заллы таш оранжерея төзелеше башланып китә, бу эшләр 1836 елда тәмамлана. 1839 елда Ботаника бакчасы янәшәдән участоклар сатып алу нәтиҗәсендә зурая. Экзотик үсемлекләр коллекциясен дә кертеп, 1841 елда 4 меңгә якын үсемлек төре исәпләнә.

1885 елда 700 данәсе П.Н.Крылов тарафыннан Томск шәһәренә күчерелә һәм Томск университеты каршындагы Себер ботаника бакчасының нигезе булып тора.

1895 елга Ботаника бакчасы коллекциясе оранжерея үсемлекләренең 5273 үрнәген үз эченә ала. Алар арасында тропик үсемлек төрләре, 300 дән артык җимеш агачы һәм 1700 гә хәтле куак һәм үлән була.

Төрле елларда Ботаника бакчасында ботаник һәм геологлар И.Я.Корнух-Троцкий, Н.Ф.Леваковский, П.Н.Крылов, В.А.Ротерт, В.В.Лепёшкин һ.б. эшли.

Гражданнар сугышы чорында Ботаника бакчасы зур зыян күрә, коллекциянең шактый өлеше юкка чыга. 1921–1926 елларда энтузиастлар көче белән күпмедер өлеше яңадан торгызыла, әмма бакча фәнни оешма исемен югалта. 1931 елда шәһәргә бирелә, акча түләп килүчеләрне җәлеп итү өчен, хайваннар тоту оештырыла, шул сәбәпле Ботаника бакчасы зооботаника бакчасы итеп үзгәртелә (Казан зооботаника бакчасы).

1984 елда Казан университеты каршында яңа Ботаника бакчасы оештырыла, аңа Биектау районының Кече Клыки һәм Константиновка авыллары арасындагы 175 га җир мәйданы бүлеп бирелә. Ул үз эченә табигый болынлык фрагментын, характерлы үсемлекләр бергәлеге булган ерым-сызалар системасын, югарыгы өлешендә нарат агачларын ала.

Ботаника бакчасы эшчәнлегенең төп юнәлеше булып азык-төлек, терлек азыгы, дәвалау һәм декоратив үзлекләренә ия булган әһәмиятле үсемлекләрнең экологиясен һәм күчереп утыртуның физиологик-биохимик механизмнарын өйрәнү-тикшеренүләр тора.

Әдәбият

Отчет Императорского Казанского Университета и учебного округа за 17 лет с 1827 года по 1 января 1844 года по управлению тайного советника Мусина-Пушкина. Казань, 1844.

Загоскин Н.П. Спутник по Казани. Казань, 1895.

Загоскин Н.П. История Императорского Казанского Университета за первые сто лет существования (1804–1904). Казань, 1905–1906. Т.3, 4.

Эсмонт М. Казанский Ботанический сад // Труды Студенческого научного кружка любителей природы. Казань, 1929. Выпуск 3.