Тарихы

1864 елда Иске Акхуҗа һәм Көчек авылларыннан күченүчеләр тарафыннан нигез салына.

Бу чорда халкының төп шөгыле – игенчелек, терлекчелек, шулай ук чабата ясау кәсепчелеге тарала.

XX йөз башында авылда мәчет (1881 елдан), земство рус-татар мәктәбе (1885 елдан, беренче укытучысы – М.Корбангалиев).

Бу чорда авыл җәмәгатенең имана җире 1765 дисәтинә тәшкил итә.

Административ-территориаль буйсынуы

1919 елга кадәр авыл – Вятка, 1919 елдан – Казан, 1920 елдан – Вятка губернасының Алабуга өязе Сарсак-Умга волостенда. 1921 елның гыйнварыннан – ТАССРның Алабуга (июньгә кадәр өяз), декабреннән – Әгерҗе, 1924 елдан – Алабуга кантонында.

1927 елның 14 февраленнән – Әгерҗе, 1963 елның 1 февраленнән – Алабуга, 1964 елның 4 мартыннан Әгерҗе районында.

Хәзер Тәбәрле авыл җирлеге составына керә.

Хуҗалык итү рәвеше

Авылдагы “Якты юл” колхозы Бөек Ватан сугышы елларында “Якты юл”, Тимошенко исемендәге һәм Жданов исемендәге колхозларга бүленә. 1951 елда яңадан берләштереләләр. 2016 елдан “Ак Барс – Әгерҗе” агрофирмасы” җаваплылыгы чикләнгән җәмгыять составында.

Халкы кырчылык, терлекчелек белән шөгыльләнә.

Мәдәният

Авылда мәктәп, клуб, фельдшер-акушерлык-пункты, мәчет (1999 елдан) бар.

Күренекле кешеләре

Г.Х.Гафаров(1930–2005) – ТРның атказанган механизаторы, “Почет билгесе” ордены кавалеры;

В.Ф.Макарова (1968 елда туган) – филология фәннәре докторы;

Р.М.Хаҗиев (1959 елда туган) – ТРның Тарифлар буенча дәүләт комитеты рәисе (1930–2005 елларда), РФ һәм ТРның атказанган торак-коммуналь хуҗалык хезмәткәре, ТРның атказанган энергетигы;

Ш.Х.Хаҗиев (1924–1996) – ТРның атказанган авыл хуҗалыгы хезмәткәре.

Халык саны

1887 елда – 528,
1905 елда – 746,
1920 елда – 828,
1926 елда – 999,
1938 елда – 929,
1958 елда – 508,
1970 елда – 546,
1989 елда – 366,
2002 елда – 272,
2010 елда – 255,
2015 елда – 233 кеше (татарлар).