20 гә якын төре билгеле, Евразиядә һәм Төньяк-көнбатыш Африкада таралганнар.

Татарстан территориясендә бер төре — гади яки көнчыгыш сандугачы (L. luscinia) барлык районнарда да очрый. Яфраклы һәм катнаш урманнарда, бакча, паркларда, елга үзәннәрендә яши. Күчмә кош, апрель–майда оя кору урыннарына килә.

Гәүдәсенең озынлыгы 17–19 см, авырлыгы 22–32 г, ана кошлар аталарыннан берникадәр кечерәк. Аркасы коңгырт-зәйтүнсыман, корсагы соргылт, койрык өсте җирәнрәк төстә; ата һәм ана кошларның төсләре бертөрле. Күзләре зур. Оясын җирдә яки черек агач төпләрендә ясый. 4–6 яшькелт йомырка сала. Бөҗәкләр, үрмәкүчләр, әкәм-төкәмнәр, көзен җимешләр һәм орлыклар белән туклана. Кышларга сентябрьдә очып китә.

Сандугач сайравы сызгыру, гөрелдәү һәм чутылдау тавышларыннан (24 «борылмага» кадәр) тора.

Гади сандугач