Чыгу вакыты

1942 елның ноябреннән 1943 елның 20 октябренә кадәр татар телендә Калинин фронты сәяси идарәсе органы буларак чыга; фронт таратылганнан соң, редакция яңа оештырылган Балтыйк буе фронты сәяси идарәсе карамагына күчерелә. Газета 1945 елның 5 июненә кадәр нәшер ителә, барлыгы 308 саны чыга.

Мөхәррире М.Гыймадиев. Редакция хезмәткәрләре һәм хәрби хәбәрчеләре А.Әхмәт, Ш.Маннур, А.Шамов; рәссам Б.Әлминов рәсемнәре бирелә, солдат һәм офицерлардан Х.Атнагулов, Ф.Басыйров, Г.Вәлиев, М.Гаязов, И.Закиров, С.Мәгъсүмов, З.Хәсәнов һ.б.ларның мәкаләләре басыла.

Әдәбият

Айнутдинов А.К. Летопись подвига: исторический очерк по страницам татарских фронтовых газет. Казань, 1984.