1969 елда оештырыла, 1997 елның 16 августында ТР Дәүләт музее (хәзер ТР Милли музее) филиалы буларак ачыла; 2006 елдан муниципаль музей. Экспозиция мәйданы — 500 м2, коллекциядә 7 меңнән артык саклау берәмлеге исәпләнә. Музей Халык иҗаты йорты бинасында урнашкан.

Экспозициядә өч төп бүлек бар: «Борынгы заманнан алып XX йөз башына кадәр Лаеш төбәге», «1917 елдан алып 1960 елларга кадәр Лаеш районы», «XVI йөз уртасыннан алып XX йөз ахырына кадәр Лаеш шәһәре». Экспозиция авторлары — ТР Дәүләт музее фәнни хезмәткәре С.Ю.Измайлова, Е.И.Карташёва, Л.М.Хуторова, рәссам Ф.Ә.Зыязов. Күргәзмәгә археологик табылдыклар, этнография коллекцияләре, XVIII–XX йөзләрдәге иконалар, дворяннарның көнкүреш кирәк-яраклары куелган. Экспонатлар арасында өяз земство управасы мөһере, «Бәянелхак» мөселман газетасын оештыручы Ә.Я.Сәйдәшевнең шәхси мөһере бар. 2001 елның 14 июлендә «Дәверләр елгасы. Державинның тормышы» стационар күргәзмәсе ачыла.

Аеруча кыйммәтле коллекцияләр исәбенә: татар-мөселман, керәшен татарлар һәм рус милли костюмнары (40 саклау берәмлеге), XIX йөзгә караган сирәк китаплар (40 саклау берәмлеге), Ананьино һәм Азелино культуралары, Болгар дәүләте һәм Алтын Урда чорларына караган археологик табылдыклар (300 саклау берәмлеге), XIX йөзгә караган фоторәсемнәр, Лаеш земство училищесе архив документлары (40 саклау берәмлеге), иганәче П.В.Щетинкинның мемориаль әйберләре, Г.Р.Державинның үзе исән чакта басылган шигырьләре (1808); китаплар һәм Троицк хатын-кызлар монастыре монахиняларының чигү үрнәкләре бар.

Музей ел саен музейның ачылу көнен, Халыкара музейлар көнен (18 май), «Каравон» бәйрәмен (24 май), Г.Р.Державинның туган көнен (14 июль), Шәһәр көнен (9 сентябрь) билгеләп үтә.

Музейның басмалары

«Река времён. Жизнь Державина»: Буклет. К., 2001;

«Я жил, сколь мог; для общего добра»: Буклет. К., 2004;

«И дым отечества нам сладок и приятен»: Набор открыток. К., 2005.