Биографиясе

1864 елның 20 июле, Казан — 1940 елның 11 ноябре, шунда ук.

П.Д.Шестаковның улы.

Казандагы 2 нче гимназияне (1882), Казан университетын тәмамлый (1886).

Византия филологиясе белгече, РФА мөхбир-әгъзасы Д.Ф.Беляевның шәкерте.

1890 елдан грек теле һәм әдәбияты буенча приват-доцент, 1900 елдан грек теле һәм әдәбияты кафедрасы профессоры; бер үк вакытта, 1906–1907, 1909, 1911–1919 елларда Казан университетының тарих-филология факультеты деканы (университетта 1933 елга кадәр эшли, итальян һәм латин телләрен укыта, 1921–1922 елларда антик социализм тарихы буенча курс укый).

1904–1910 елларда Казан уку-укыту округының Попечительләр советы әгъзасы. Бер үк вакытта, 1906 елдан, Югары хатын-кызлар курсларында грек теле һәм әдәбияты укыта, 1911–1916 елларда — директор, курслар бинасы төзелешен җитәкли.

1919 елдан Төньяк-Көнчыгыш археология һәм этнография институтының археография бүлеге деканы, гомуми һәм Византия палеографиясе курсын, борынгы телләр, Византия әдәбияты буенча лекцияләр укый.

1920 елдан Шәрекъ академиясендә, Борынгы Греция һәм Шәрекъ тарихы буенча лекцияләр алып бара.

1923 елдан Шәрекъ педагогика институтының гомуми тарих кафедрасында, Борынгы Греция тарихы буенча лекцияләр укый, археология-нумизматика музее мөдире була, 1928 елдан штаттан тыш фин теле укытучысы.

1933 елдан Казан совет хокукы һәм совет төзелеше институтында.

1934–1938 елларда Казан университеты Фәнни китапханәсенең фәнни хезмәткәре, антик һәм урта гасырлар әдәбияты каталогын төзи.

Фәнни эшчәнлеге

Хезмәтләре Византия тарихына, борынгы грек филологиясенә, б.э.ның 4 йөзе чыганакларына карый. Шестаковның хезмәтләрендә төп игътибар Русь-Византия сәяси һәм мәдәни багланышларына һәм урта гасырларның элгәреге чорындагы Төньяк Кара диңгез буе тарихына юнәлтелә: «Домостройның Византия тибы һәм аның Сильвестр Домострое белән охшашлыгы билгеләре» («Византийский тип Домостроя и черты сходства его с Домостроем Сильвестра», «Византийский временник» журналында, 1901, т.8, №1), «Русьтагы Византия илчесе Мануил Комнин» («Византийский посол на Русь Мануил Комнин», 1913), «Милади буенча VI–X йөзләрдәге Херсонес тарихы турында язмалар» («Очерки по истории Херсонеса в VI–X веках по Р.Хр.», М., 1908) һ.б. Аның «Одиссея килеп чыгышы турында» («О происхождении Одиссеи», 1892) һәм «Илиада килеп чыгышы турында» («О происхождении Илиады», 1898) диссертацияләре зур фәнни әһәмияткә ия, аларда мәсьәләнең историографиясе бирелә һәм Гомер поэмалары килеп чыгышының оригиналь концепциясе тәкъдим ителә.

Византия хронисты Георгий Монах хроникасы турындагы тикшеренүләр циклында Шестаков барыннан да элек әлеге үзенчәлекле әсәрнең чыганакларын ачыклый. Кандид Исаврийский, Либаний, Феофан, Симеон Логофей, Ареф Кесарийский һ.б. кү ренекле Византия авторларының хезмәтләрен анализлый. Иоанн Малала хроникасының славян телләренә тәрҗемәләрен, шулай ук тәрҗемәи хәл әдәбиятын (мәсәлән, Симеон Дивногорецның тормышы) өйрәнүгә аерым игътибар бирә.

Б.э.ның 4 нче йөзе грек ораторы Либаний нотыкларын тәрҗемә итә («Либаний нотыклары» — «Речи Либания», т. 1–2, 1914–16).

Хезмәтләре       

О происхождении и составе Хроники Георгия Монаха (Амартола). К., 1892; 

По вопросу об источниках Хроники Георгия Монаха (Амартола) (4 книга Хроники). СПб., 1892; 

Кандид Исаврийский. Од., 1894; 

Греческие лирики. К., 1906; 

Греческая грамматика с текстами для чтения и упражнений в греческом языке. К., 1907; 

Лекции по истории Византии. К., 1915.

Әдәбият   

Иванов Ю. Список учёных трудов профессор С.П.Шестакова (1886–1916) // Уч. зап. Казан. университета. 1917. Кн. 3–4; 

Казанский университет (1804–2004): Биобиблиогр.словарь. К., 2002. Т. 1; 

Шмелёва Л.М. Семья Казанских учёных Шестаковых и развитие антиковедения и византиноведения в России (40-е годы XIX в. — 30-е годы XX в.). К., 2010.