Эчтәлек

XIV йөздә яши.

«Китабе Гөлестан бит-төрки» кулъязма җыентыгында урын алган газәл жанрындагы шигыре белән мәгълүм. Анда лирик геройның сөйгәне, аның «адәмиләр җаны» булуы тасвирлана; кызның чибәрлеге «ай белән кояшны» таң калдыра, аның алдында зифа буйлы кипарислар баш ия.

Әдәбият

Миңнегулов Х. Сәйф Сараи: Тормышы һәм иҗаты. К., 1976;

Сәйф Сараи. Гөлестан. Лирика. Дастан. К., 1999.

Автор — Х.Й.Миңнегулов