Биографиясе

1093 ел, Сайрам авылы, хәзер Казакъстан Республикасының Чимкент шәһәре тирәсе – 1166 ел, Яссы шәһәре, хәзер Казакъстан Республикасының Төркестан шәһәре.

Әтисе үлгәннән соң гаиләсе Яссы шәһәренә күчеп китә.

Төрки телдә язган.

Ясәви Яссы һәм Бохара галимнәреннән, шул исәптән танылган дин галиме Йосыф Хәмәдәнидән (1140 елда вафат) белем ала. 63 яшендә дәрвиш була, хөҗрәдә яши.

Иҗаты

Ясәви оештырган дини мәктәп үзе исән чакта ук төрки мөселманнар арасында киң таралыш ала.

Мөселман әүлиясе итеп хөрмәтләнә, каберендә табыну урынына әверелгән төрбә урнаштырылган, анда XIV йөз ахырында Урта Азия хөкемдары Аксак Тимер әмере белән мавзолей төзелә.

Җирдәге яшәеш, хөкемдарлар һәм халык язмышы турындагы уйланулары белән шагыйрь һәм философ буларак таныла. «Диване хикмәт» (1878) мистик, рухани эчтәлекле шигырьләр җыентыгы авторы. Аларда суфичылык гыйлеме нигезләре, төрле көндәлек киңәшләр, җирдәге яшәешнең (тормышның) фанилыгы һәм байлыкның кирәксезлеге, гаделлеккә, игелеклелеккә һәм түземлелеккә өндәү бәян ителә. Аның шигырьләренә халыкчанлык, теленә угыз сөйләшләре элементлары хас.

Ясәви әсәрләре — барлык төрки халыкларның рухи байлыгы, алар буыннан буынга күчә килгәннәр. Татарлар арасында таралыш алалар һәм ияреп язылган шактый әсәрләр барлыкка килүгә сәбәп булалар.

Әсәрләре      

Хикмәтләр. К., 2000; 

Хикметы. Алматы, 2004.

Әдәбият      

Яхин Ф. Урта гасырлар татар әдәбияты. К., 2003; 

Ишкинина Л.К. Әхмәд Ясәви хикмәтләренең лексик-семантик һәм стилистик үзенчәлекләре (Казан басмалары буенча). К., 2007; 

Мехти С. Ясави и его роль в развитии ислама в Центральной Азии // Вестн. Челяб. гос. университета. 2007. № 23.