Биографиясе

? – 1613 елдан соң.

1612 елның июль аенда атаман гаскәре Рязаньга китә.

Я.Рындин 1612 елның ахырында Заруцкий ягындагы зур отряд белән җитәкчелек итә.

Переяславль-Рязанский шәһәре янына җибәрелә, Мервин Острог тирәсендәге бәрелештә җиңелә (727 кеше әсир төшә, артиллерия һәм олаулар тар-мар ителә).

Тарихчы А.Л.Станиславский фаразынча, «Новый летописец»та нәкъ шушы бәрелеш турында бәян ителә; анда, Заруцкий Переяславль-Рязанскийга яу белән юнәлә, әмма Рязань воеводасы М.М.Бутурлин тарафыннан тар-мар ителә, диелә.

Әдәбият

Станиславский А.Л. Гражданская война в России XVII в.: Казачество на переломе истории. М., 1990.

Автор – И.Р.Вәлиуллин