- РУС
- ТАТ
(ВРК), Совет хакимиятенең Казан губернасында вакытлыча оештырылган вәкаләтле оешмасы
1920 елның июнь-сентябрь айларында эшли. Бөтенроссия Үзәк башкарма комитет һәм РСФСР Халык комиссарлары советының 1920 елның 27 маенда игълан ителгән «Автономияле Татарстан Совет Социалистик Республикасы» турындагы декреты нигезендә оештырыла. ВРК рәисе һәм әгъзалары исемлеге 10 июньдә РКП(б) Үзәк комитет Политбюросы утырышында карала һәм раслана. Рәисе – С.Сәетгалиев, әгъзалары – И.Казаков, К.Хәкимов, К.Мохтаров, И.Ходоровский, Б.Гольдберг, А.Бочков. Максаты – ТАССР Советларының Беренче оештыру съездын әзерләү һәм уздыру.
Съезд барышында ВРК үз вәкаләтләрен яңа сайланган ТАССР Үзәк башкарма комитетына һәм Халык комиссарлары советына тапшыра. ВРК алдында торган төп бурычлар: булачак милли мохтариятның расланган проект нигезендә биләмә чикләрен, өяз, волость биләмәләрен билгеләү, яңа чик-биләмәләрдә җирле идарәләрне оештыру; Совет хакимиятенең үзәк органнары карарларын тормышка ашыру, урыннарда тәртип саклау. Казан губерна комитеты үз вәкаләтләрен ВРКга 25 июньдә тапшыра. ВРКта 14 бүлек эшли: 1) ХХС – җитәкчесе М.Рошаль; 2) губернаны азык-төлек белән тәэмин итүче бүлек – Барабарчук; 3) финанс бүлеге – А.Гордеев; 4) гадәттән тыш хәлләр комиссиясе – Г.Иванов; 5) хәрби комиссариат – Ительсон; 6) сәламәтлек саклау – К.Мохтаров; 7) эчке эшләр – Г.Мансуров; 8) җир эшләре – Ю.Вәлидов; 9) халык мәгарифе – К.Хәкимов; 10) эшче-крәстиян инспекциясе – А.Насыйбуллин; 11) юстиция – А.Нехотяев; 12)статистика – В.Ермолаев, 13) хезмәт – А.Догадов, 14) социаль тәэминат бүлеге В.Исхаков.
Образование ТАССР: Сборник документов и материалов. Казань, 1963.
Тагиров И.Р. Очерки истории Татарстана и татарского народа (XX век). Казань, 1999.
Вы используете устаревшую версию браузера.
Для корректного отображения сайта обновите браузер.