Гомуми мәгълүмат

Үзәк Азиядә урнашкан.

Мәйданы – 2724,9 мең кв.км.

Башкаласы – Астана шәһәре (1997 елдан; 1929–1997 елларда – Алма-Ата, казахча – Алматы).

Халкы – 15,73 миллион кеше (2008 ел), шул исәптән 228,6 мең татар (1897 елда – 56 мең, 1926 елда – 79,8 мең, 1937 елда – 92,1 мең, 1939 елда – 106,9 мең, 1959 елда – 192 мең, 1970 елда – 287,7 мең, 1979 елда – 313,5 мең, 1989 елда – 331,2 мең, 1999 елда – 320,7 мең, 2001 елда – 245,5 мең, 2007 елда – 229,6 мең кеше).

Казахстан Республикасы территориясендә элек-электән төрки халыклар яшәгән. Казах далалары аша Урта Идел буе белән Бохара, Сәмәрканд, Ташкент, Жаркент, Голҗа, Кашгар арасында элемтә урнаштыручы сәүдә юллары уза.

Республика территориясендә татарлар

1744 елда Оренбург тирәсендә Каргалы бистәсе төзелә башлый, татарларның Казахстанга икътисади йогынтысы көчәя.

Чик буендагы рус кальгаларына (хәзерге Петропавловск, Троицк, Уральск һ.б.) татар сәүдәгәрләре килеп урнаша, мәчетләр һәм кәрвансарайлар төзелә.

Көнбатыш Казахстанның (Кече Жуз) Россиягә кушылуында татар морзасы К.М.Тәфкилевнең роле зур була.

Салым изүеннән, рекрут җыемнарыннан, милли һәм дини кысулардан качарга омтылган татар крәстияннәре XVIII йөзнең икенче яртысында Казахстанның төньяк һәм төньяк-көнбатыш өлкәләренә юнәлә.

1786 елда бер төркем татар крәстияннәре һәм һөнәрчеләр Петропавловсктан 40 чакрым көнбатыштарак Мәүлет авылын нигезли (хәзер Мамлютка шәһәре). XIX йөз башында Петропавловскта татар бистәсе барлыкка килә.

Троицк эре йөк күчерү пункты һәм Казан, Түбән Новгород, Уфа губерналары татарларының тартылу үзәгенә әверелә, бирегә сәүдә һәм эшкуарлык белән шөгыльләнүче кешеләр җыела.

XIX йөзнең икенче яртысында татарлар Казахстанга күпләп күченә башлый. Акмола, Павлодар, Әүлия-Атада (Тараз) татар җәмгыятьләре оештырыла.

Күкчәтау тирәсенә Саратов губернасыннан татарлар килеп урнаша. Йөзләрчә татар гаиләсе Төньяк-көнчыгыш һәм Көнчыгыш Казакхстанда (Семипалатинск, Аягуз, Лепсы, Капал, Жаркент, Зәйсән һ.б.) төпләнә.

1860 елларда Верный авылында (хәзерге Алма-Ата) татар бистәсе барлыкка килә, халкы сәүдә, күн эшкәртү, кирпеч сугу, сабын кайнату, сарык тиресе иләү, бакчачылык, яшелчәчелек белән шөгыльләнә.

XIX–XX йөзләр чигендә Петропавловск, Уральск, Семипалатинскта татарлар халыкның күпчелеген тәшкил итә. Татар һәм казах эшкуарлары бергәләп сугымчылык, сабын кайнату, туңмай эретү һ.б. предприятиеләр ача.

Кустанай, Актүбә, Петропавловск һ.б. җирләрдә сәүдәгәр Яушевлар, Якуповлар, Абдерәшитовларның кибетләре була. Казахстанның көньягында атаклы сәүдәгәрләр Бакиров, Габделвәлиев, Каипов, Таҗетдиновлар тукыма, галантерея һ.б. товарлар белән сәүдә итә.

Балхаш буенда Хәмидулла һәм Гөлшат Бикмәтовларның көмеш-кургаш заводы (завод һәм рудник Гөлшат исемен йөртә) эшли.

Татар җәмгыяте тормышы

Казахстанда татарларның актив икътисади эшчәнлеге милли-мәдәни мохит булдыру белән бергә кушылып бара: алар төпләнгән урыннарда мәчет һәм мәдрәсәләр калкып чыга.

Уральскта атаклы «Мотыйгия» мәдрәсәсе була, аның каршында шәкертләрнең Гыйльми мәҗлес әдәби түгәрәге эшли, кулъязма журналлар нәшер ителә (мәдрәсә укучылары арасында Г.Тукай, Г.Кариев, М.Чулпаный бар).

Күп кенә уку йортлары татар меценатлары иганәсенә төзелә һәм тотыла. Уральскта сәүдәгәр М.Гобәйдуллин акчасына мәдрәсә бинасы салына, Петропавловскта он тарту заводы хуҗалары Моратовлар 8 сыйныфлы кызлар училищесе тота. 1872 елда Семипалатинскта 7 мәдрәсә һәм мәктәп эшли. XX йөз башына аларның саны 12 гә җитә, шуларның өчесендә кызлар башлангыч белем ала.

Казахстанның төрле өлкәләрендә татарлар оештырган мөселман хәйрия җәмгыятьләре була. Аларның ярдәме белән Уральск, Семипалатинск, Кустанай, Верный, Күкчәтау һ.б. җирләрдә китапханәләр төзелә.

Семипалатинскта «Ярдәм» китап сату ширкәте эшли, ул Оренбург, Уфа, Казаннан татар наширләренең заказын үти. Акмола, Петропавловск, Верныйда татар сәүдәгәрләре кибетләрендә татар китаплары сатыла.

Уральск шәһәре татар вакытлы матбугатының үзәге булып китә. 1905 елдан соң монда татар телендә «Фикер», «Яңа тормыш» газеталары, «әл-Гаср әл-җәдид», «Акмулла», «Уклар» журналлары нәшер ителә. Аларда Ф.Әмирхан, Г.Тукай, Р.Фәхретдин әсәрләре дөнья күрә.

Петропавловскта «Ишем даласы» газетасы чыга. 1917 елдан соң Казахстанда татарларның мәдәни тормышы яңа үсеш ала.

1919 елда Верныйда Х.Уразиков «Г.Тукай исемендәге театр» труппасын оештыра.

1920–1930 елларда Алма-Атада – татар эшче яшьләр театры, Семипалатинск шәһәрендә («Мәдәният» татар җәмгыяте оештыра), Кустанай, Уральск, Атбасарда татар театр труппалары эшли.

Уральскта татар телендә «Хәбәрләр» (1917 ел), «Мөхбир» (1917–1918 еллар), «Ихтилял байрагы» (1919 ел), «Кызыл Шәрык» (1919–1920 еллар), «Кызыл Шәрык яшьләре» (1920 ел), «Яңа фикер» (1920 ел), Петропавловскта «Маяк» (1918–1919 еллар), Семипалатинск шәһәрендә «Халык сүзе» (1917–1919 еллар), «Эшче халык сүзе» (1919–1920 еллар), Кызыл Урдада «Сабан» (1925 ел) газеталары нәшер ителә.

1930 еллар ахырына кадәр Казахстанда татар гомуми белем бирү мәктәпләре эшли.

Совет чорында индустрияләштерү, крәстиян хуҗалыкларын күмәкләштерү, «Сталин репрессиясе» корбаннарын бу якларга сөргенгә җибәрү, Бөек Ватан сугышы елларында күп кенә предприятиеләрне эшчеләре белән бу республикага эвакуацияләү, 1950 елларда чирәм җирләрне үзләштерү, 1960–1980 елларда сәнәгатьнең нык үсүе Казахстан Республикасында татарларның шактый артуына китерә.

Хәзерге вакытта татарлар Казахстан Республикасының барлык өлкәләрендә яши. Көньяк Казахстанда (Алма-Ата, Жамбул, Кызыл Урда, Көньяк Казахстан өлкәләре; Алма-Ата шәһәре) – 73,8 мең татар, Көнбатыш Казахстанда (Актүбә, Атырау, Көнбатыш Казахстан һәм Мангыстау өлкәләре) – 23,7 мең, Үзәк Казахстанда (Караганда өлкәсе) – 34,9 мең, Төньяк Казахстанда (Акмола, Кустанай, Павлодар һәм Төньяк Казахстан өлкәләре, Астана шәһәре) – 73,9 мең, Көнчыгыш Казахстанда (Көнчыгыш Казахстан өлкәсе) 22,3 мең татар яши.

1989 елдан Алма-Атада татар мәдәни үзәге эшли. Соңрак милли-мәдәни үзәкләр Караганда, Күкчәтау, Павлодар, Петропавловск, Семипалатинск, Талды-Курган, Чимкент, Экибастуз һ.б. шәһәрләрдә барлыкка килә; 1995 елдан алар барысы да Казахстанның Татар һәм башкорт милли-мәдәни үзәкләре ассоциациясенә (президенты – Т.А.Кәримов) карый.

1995 елда Казахстан халыклары ассамблеясы оештырыла, анда илдә яшәүче барлык милләт вәкилләре, шул исәптән татарлар да кертелә. 1990 елларда Казахстан Республикасының барлык өлкә үзәкләрендә диярлек, татар телен өйрәнү максаты белән, якшәмбе мәктәпләре ачыла. Алма-Ата һәм Петропавловскта татарча радио һәм телевидение тапшырулары алып барыла.

Уральскта «Г.Тукайның Уральск үзәге» оешмасы (рәисе – Р.А.Әбүзәров) эшли. Казахстан Республикасында яшәүче татар язучыларының поэзия һәм проза әсәрләре дөнья күрә. «Фикер» (Алма-Ата) һәм «Ак барс» (Астана) газеталары нәшер ителә.

Семипалатинскта татар балалар сәнгать мәктәбе эшли, республиканың төрле шәһәрләрендә татар үзешчән сәнгать ансамбльләре оештырыла. Казахстанның татар үзешчән артистлары Япония, Финляндия, Швеция, Австрия һәм Төркиядә чыгышлар ясый.

Татарстан Республикасы һәм Казахстан Республикасы халкы арасында икътисади һәм мәдәни бәйләнешләр элек-электән яши. Татар һәм казах мәдәниятендә уртак рухи хәзинәләр күп.

Татар һәм казах телләре кыпчак теле төркеменә керә. Татарлар һәм казахларда «Идегәй», «Таһир белән Зөһрә» дастаннарының, «Чура батыр» эпик дастанының милли версияләре киң таралган.

Татар шагыйре – чичән Г.Байчугави үзенең «Кыйссаи әхвали казакъ» поэмасында XIX йөзнең беренче яртысында казах халкының көнкүрешен һәм милли гореф-гадәтләрен чынбарлыктагыча тасвирлый.

Татарлар Казахстанда агарту эше алып баралар. Педагог-мәгърифәтче М.М.Бикчурин Оренбург чик буе комиссиясе каршындагы мәктәптә казах балаларына татар теле укыта. Неплюев кадетлар корпусында татар һәм казах балалары бергә укый.

Татар муллалары һәм шәкертләр (Фәхретдин бине Мифтахетдин, Н.Яушев), казах авылларында йөреп, балаларны укырга-язарга өйрәтә. Татар мәдрәсәләрендә казах мәдәниятенең күренекле вәкилләре (А.Конанбаев) белем ала.

Күп кенә казахлар дөньяви белемне Казан уку йортларында (Казан университетында, Казан укытучылар семинариясендә һ.б.) үзләштерә.

1870–1881 елларда Россиядә казах телендә чыгучы беренче төрки телле «Төркестан вилаете газети»ны оештыручы һәм мөхәррире Ш.М.Ибраһимов була.

Казанда Кәримовлар басмаханәсе, ташбасмасы һәм хәреф кою ширкәтендә казах телендә китаплар басыла. Татар һәм казах әдәбияты классигы булып М.К.Акмулла тора; Ә.М.Уразаев һәм Й.Ш.Таңчулаков үзләренең поэмаларын берьюлы татар һәм казах телләрендә иҗат итәләр.

Казах язучылары М.Ауэзов, С.Донентаев, Б.Ж.Майлин иҗатына татар әдәбияты йогынты ясый. Казахлар турында К.Халиди яза, татар-казах әдәби багланышларын өйрәнү белән Б.Исхаков шөгыльләнә.

1917 елдан соң татарлар Казахстанда совет хакимияте урнаштыру өчен актив көрәшә (К.Б.Шиһабетдинов, С.Г.Габбасов, Х.Б.Мәүлүтов, К.Д.Сутюшев, С.Ш.Шәрипов).

1920 елларда казах орфографиясен эшләүдә Г.Х.Алпаров катнаша. Татар педагоглары һәм мәгариф хезмәткәрләре казах милли интеллигенциясе кадрларын әзерләүгә зур өлеш кертә.

Казах профессиональ музыкасына нигез салучыларның берсе – композитор Л.Г.Хәмиди. Казах опера сәнгате үсешенә ике бертуган М.М.Абдуллин һәм Р.М.Абдуллин күп көч куя.

Татарлар республиканың төрле иҗади оешмаларында, фән һәм мәгариф учреҗдениеләрендә күренекле урын тота, илнең сәнәгый куәтен арттыруда актив катнаша.

Татарлар дәүләтнең югары урыннарында (М.А.Алиев, Ш.Х.Бикбулатов, Ф.Х.Галимов, В.Г.Ибраһимов,М.С.Мөслимов, Т.Г.Мөхәммәтрәхимов, Х.М.Пазиков) эшли, Казахстан ССР Фәннәр академиясенең академиклары һәм мөхбир әгъзалары (М.А.Алиев, В.М.Әмербаев, А.Н.Иләлетдинов, С.Р.Рәфыйков, С.Ш.Сәйфуллин һ.б.) булып сайлана.

1972 елда татар журналисты Ф.Ә.Иделле Истамбулда «Kazak ve Татаr Türkleri» китабын нәшер итә.

1990 елларда Татарстанның Казахстан белән бәйләнешләре яңа рәвешкә керә. Хөкүмәт делегацияләре белән алмашу җайга салына, икътисад һәм мәдәният өлкәсендә хезмәттәшлек турында килешү төзелә. Казахстан Республикасы президенты Н.А.Назарбаев берничә тапкыр Казанда була. Татарстан Республикасының беренче президенты М.Ш.Шәймиев Алма-Ата һәм Астана шәһәрләренә берничә тапкыр рәсми визит белән бара.

1997 елда Казахстан Республикасында Татарстан Республикасының вәкаләтле вәкиллеге төзелә. 1991 елда Казанда «Казахстан» җәмгыяте оештырыла, 2000 елда ул Татарстан Республикасында яшәүче казахларның шул ук исемдәге республика милли-мәдәни автономиясе (рәисе С.Жаксыбаев) итеп үзгәртелә.

Татарстаннан Казахстанга нефть продуктлары, резина шиннар, йөк автомобильләре, автомобиль җиһазлары, пластмасса чыгарыла; аннан бодай, азык-төлек, текстиль сәнәгате продукциясе, металл кертелә.

1993 елда Татарстан Республикасы һәм Казахстан Республикасы Фәннәр академияләре арасында хезмәттәшлек турында килешүгә кул куела. 1995 елда Казанда казах шагыйре, мәгърифәтче А.Конанбаевның тууына 150 ел тулуга багышланган фәнни-практик конференция уздырыла.

Татар мәдәни үзәкләре вәкилләре Бөтендөнья татар конгрессы эшендә катнаша.

Казахстан татар мәдәни хәрәкәтенең күренекле эшлеклеләре Татарстан Республикасының дәүләт бүләкләренә лаек була.

Казахстан Республикасында татар язучылары һәм мәдәният эшлеклеләре белән очрашулар уздырыла, Казаннан, Татарстан шәһәрләреннән һәм районнарыннан артистлар һәм иҗат коллективлары гастрольләргә чыга.

Күренекле татарлары

Советлар Союзы Геройлары Г.Б.Сафиуллин, З.Л.Әсфәндияров, И.С.Даутов, Г.З.Закиров, Х.Н.Мөхәммәдиев, Г.Г.Рамаев Р.И.Кутуев; Социалистик Хезмәт Герое Г.Г.Каюмов; дирижерлар Ф.Ш.Мансуров һәм Р.С.Салаватов; рәссамнар Б.И.Урманче, К.В.Муллашёв, З.С.Назыйров, И.С.Романов, Б.Х.Табиев, К.М.Шәяхмәтов; тарихчылар Р.И.Нәфыйгов һәм М.Г.Госманов; композитор Н.Г.Җиһанов; язучылар З.Ш.Бәшири, Х.Р.Габдүш, М.Ф.Гомәров, И.Н.Сәлахов, Г.Г.Шәрипова; шагыйрьләр Н.Г.Арсланов, М.Х.Хөсәен; журналист Ә.Г.Хәмидуллин; атказанган спорт остасы Ф.Н.Җиһангировның тормышлары һәм хезмәт эшчәнлеге Казахстан Республикасы белән бәйле.

Г.Кормаш һәм М.Җәлилнең фашистларга каршы яшерен эш алып барган төркемендә Казахстаннан Ә.Атнашев, С.Бохаров, Г.Кормаш, Ф.Сәйфелмөлеков, Р.Хисаметдинов та була.

Казахстанның фән үсешенә зур өлеш керткән галимнәр: астроном Н.Г.Ризванов; тарихчы В.З.Галиев; биологлар М.Ф.Авазбакиева, Р.Ә.Гәрәев, И.Д.Дәүләтшин, М.И.Исмәгыйлев, Н.Х.Кармышева, Г.Г.Ушбаева, Н.Җ.Хөсәенова; геологлар М.А.Абдулкәбирова, И.Г.Ганиев, Ә.М.Садыйков; тау инженеры Г.М.Сираҗетдинов; зоотехник-селекция белгече Ә.Г.Галиәкбәров; инженер-метеоролог И.З.Лотфуллин; медиклар И.Г.Дауранов, М.Г.Кәримов, А.Н.Сызганов, Г.А.Ульданов; педагоглар Р.А.Әбүзәров һәм Г.Т.Хәйруллин; механика гыйлеме белгече Ә.Г.Акчурин; физиклар Ш.Ш.Ибраһимов һәм Ш.Х.Ярмөхәммәтов; филолог Х.Х.Мәхмүдов; философлар Р.А.Клещеева-Хафизова, К.Х.Рәхмәтуллин; электрохимик Р.С.Вахидов; хокук белгече К.Җ.Мөхәммәтшин.

Казахстан Республикасында татар халкының күренекле шәхесләре исемен йөртүче истәлекле урыннар шактый. Уральскта – Г.Тукайга, Петропавловскта – К.Р.Сутюшевка, Алма-Атада Б.Шиһабетдиновка (шәһәрнең бер урамы аның исемен йөртә) һәйкәлләр куела.

Алма-Атада бер урамга җырчы бертуганнар М.М. һәм Р.М.Абдуллиннар исеме бирелә, Талды-Курган шәһәрендә укытучылар Ю.Айманов һәм Г.Хәмитов исемен йөртүче урамнар бар.

Казахстан Республикасы Фәннәр академиясенең хирургия фәнни үзәге А.Н.Сызганов исемен йөртә.

Әдәбият

Хайруллин Г.Т. История татар. Алматы, 1997.

Хайруллин Г.Т., Хамидуллин А.Г. Татары (Страницы истории и сегодняшний день). Алматы, 1998.

Народы Казахстана: Энцикл. справ. Алматы, 2003.

Татары на севере Казахстана (история и современность). Петропавловск, 2004.

Этнографическая карта Казахстана (этнодемографический аспект). Астана, 2008.

Авторлар – Г.Т.Хәйруллин, А.И.Ногманов, Э.В.Әбдрәхимова