- РУС
- ТАТ
Физик, физика-математика фәннәре докторы (1999), Татарстан Фәннәр академиясенең мөхбир әгъзасы (2008), Татарстанның атказанган фән эшлеклесе (2007)
1956 елның 27 июлендә Казанда туган.
1978 елда Казан университетын тәмамлый, шунда ук эшли, 1994 елдан аналитик спектроскопия лабораториясе мөдире, бер үк вакытта 2000 елдан гомуми физика кафедрасы профессоры.
2007 елдан Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министры урынбасары, 2009 елдан министр.
2013–2021 елларда Казан милли тикшеренү техник университеты ректоры.
2021 елның 15 маеннан – Татарстан Республикасы Раисе ярдәмчесе.
Хезмәтләре атомның аналитик спектроскопиясенә һәм плазма физикасына карый. Спектроскопия өлкәсендә яңа юнәлешкә – фәзада була ала торган атом абсорбциясе спектроскопиясенә нигез сала.
Спектроскопиягә аеруча зур өлеш керткән өчен халыкара Atomic Spectroscopy Award бүләгенә лаек була (1995). Медальләр, шул исәптән хәзерге заман спектроскопиясенә нигез салган Й.М.Марси исем. медаль белән бүләкләнә (1998).
Татарстан Республикасы Дәүләт бүләге (2010), II дәрәҗә “Ватан алдындагы казанышлары өчен” ордены медале (2017) лауреаты.
Атомно-абсорбционная спектрометрия с пространственном разрешением // Успехи химии. 2006. Т. 75, № 4 (автордаш);
Spatially Resolved Detection of Analytical Signals in Graphite Furnace Atomic Absorption Spectrometry // Spectrochimica Acta. Part B. 1996. V.51 (автордаш);
Multidimensional Integration of Absorbances: An Approach to Absolute Analyte Detection // Spectrochimica Acta. Part B. 1998. V.53;
Fundamental Physical and Chemical Processes in Electrothermal Atomizers // Electrothermal Atomization for Analytical Atomic Spectrometry. Сhapter A. 1999.
Вы используете устаревшую версию браузера.
Для корректного отображения сайта обновите браузер.