- РУС
- ТАТ
Татарстанның Теләче районындагы авыл, Мишә елгасы буенда, Теләче авылыннан 3 км көньяктарак урнашкан
1710–1711 еллардан мәгълүм.
1860 елларга кадәр халкы дәүләт крестьяннары катлавына керә. Халкының төп шөгыльләре – игенчелек һәм терлекчелек, күн итек, башмак һәм киез итек өчен агач калып ясау кәсепчелеге таралган була.
XX йөз башында авылда земство мәктәбе, кибет, 2 вак-төякләр кибете эшли. Авыл җәмәгатенең имана җире 1678,2 дисәтинә тәшкил итә.
1920 елга кадәр авыл Казан губернасының Лаеш өязе Ключище волостена керә. 1920 елдан ТАССРның – Лаеш, 1927 елдан Арча кантонында.
1930 елның 10 августыннан – Саба, 1935 елның 10 февраленнән – Теләче, 1959 елның 12 октябреннән – Саба, 1991 елның 4 октябреннән – Теләче районында.
Хәзер – Алан авыл җирлегендә.
1933 елда авылда «Красный ключ» колхозы оештырыла, 1959 елда (башка мәгълүматлар буенча, 1960 елда) «Родина» колхозына (үзәк утары – Балыклы авылы) керә. 1995 елда «Алан» крестьян хуҗалыклары берләшмәсенә үзгәртелә, 2004 елдан «Алан» җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте эшли.
Авыл янында аеруча сакланулы табигать территорияләренең резервлы җир участоклары – Ключище артыш урманы һәм Ленин урманчылыгы имәнлекләре урнашкан.
И.А.Белов (1953 елда туган) – хакимият-хуҗалык эшлеклесе, Татарстан Республикасының Әгерҗе районы администрациясе башлыгы (1994–1998 елларда), Татарстан Республикасының атказанган транспорт хезмәткәре.
1782 елда – 158 ир-ат;
1859 елда – 540,
1897 елда – 640,
1908 елда – 742,
1920 елда – 810,
1926 елда – 798,
1938 елда – 452,
1949 елда – 376,
1958 елда – 202,
1970 елда – 100,
1979 елда – 50,
1989 елда – 23,
2002 елда – 10,
2010 елда – 4,
2020 елда – 7 кеше (руслар).
Вы используете устаревшую версию браузера.
Для корректного отображения сайта обновите браузер.