Тарихы

Казан ханлыгы чорында нигез салына. Элек Татар Кукмарасы, Югары Кукмара исемнәре белән аталган.

XVIII йөз – XIX йөзнең беренче яртысында халкы дәүләт крәстияннәре катлавына керә. Бу чорда халкының төп шөгыле – игенчелек һәм терлекчелек, шулай ук сумала кайнату һәм балта эше кәсепчелеге, вак-төякләр белән сәүдә итү тарала.

1859 елгы мәгълүматлар буенча, авылда 2 мәчет була.

XX йөз башында авылда 2 мәчет, 2 мәктәп, ярма яргыч, 6 вак-төякләр кибете эшли. Авыл җәмәгатенең имана җире 1755,8 дисәтинә тәшкил итә.

1941 елның декабреннән 1942 елның 10 апреленә кадәр авылда 147 нче укчылар дивизиясенең 379 нчы артиллерия полкы хәрби һәм сәяси әзерлек уза.

Административ-территориаль буйсынуы

1920 елга кадәр Казан губернасының Мамадыш өязе Иске Юмья волостена керә. 1920 елдан ТАССРның Мамадыш кантонында. 1930 елның 10 августыннан – Кукмара, 1963 елның 1 февраленнән – Саба, 1965 елның 12 гыйнварыннан Кукмара районында.

Хәзер Зур Кукмара авыл җирлеге үзәге.

Хуҗалык итү рәвеше

1930 елда авылда “Кызыл Кукмара” колхозы оештырыла, 1959 елдан – XXI партсъезд исемендәге колхоз (Зур Кукмара авылы), 1993 елдан – “Зур Кукмара” күмәк авыл хуҗалыгы предприятиесе, 2000 елдан – “Мирас” агрофирмасы” авыл хуҗалыгы җитештерү кооперативы, 2016 елдан “Урал” җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте составында.

Халкы күбесенчә “Урал” җаваплылыгы чикләнгән җәмгыятендә, крәстиян-фермер хуҗалыкларында эшли, кырчылык, ит терлекчелеге белән шөгыльләнә.

Авылда 2 ком карьеры эшли, авылның көньяк-көнбатыш өлешендә кызыл балчык чыгару карьеры бар.

Мәгариф һәм мәдәният

1923 елда башлангыч мәктәп ачыла (1927 елда бина төзелә), 1970 елда – сигезьеллык (1970 елда яңа бина төзелә), 1986 елда урта мәктәп итеп үзгәртелә. 2019 елдан М.М.Мансуров исемен йөртә (мәктәп ишегалдында аның бюсты куелган).

1997 елда мәктәптә тарих-төбәкне өйрәнү музее оештырыла (оештыручысы – З.Ф.Гаязова).

Авылда “Бәләкәч” (1970 елдан) һәм “Шатлык” (1987 елдан) балалар бакчалары, мәдәният йорты (2014 елдан), китапханә (1921 елдан, 1962 елда яңа бина төзелә, 2007 елдан мәдәният йорты бинасында, 2014 елдан күп функцияле үзәк бинасында), фельдшер-акушерлык пункты (2014 елдан), мәчет (1994 елдан), “Ялкын” спорт комплексы (2004 елдан), “Седьмой километр” кафе-кунакханәсе (2007 елдан), спорт мәйданчыгы (2014 елдан) бар.

Мәдәният йорты каршында “Сәйлән” халык җыр һәм бию ансамбле (1986 елдан, 1989 елда “халык” исемен ала, оештыручысы – Ф.Г.Гарифуллин) эшли.

Авылда 2 төзекләндерелгән чишмә бар: “Фәсхи чишмәсе” һәм “Быргы чишмәсе”. Ел саен җәй көне авылда “Чишмә бәйрәме” уздырыла (чишмәләргә һәм туган якка багышланган җыр конкурслары, шагыйрьләр турнирлары, милли биюләр, әйлән-бәйлән).

Авыл зираты территориясендә XIX йөз – XX йөз башына нисбәтле гарәп графикасы белән язылган 4 кабер ташы табыла.

Авыл тирәсендә археология истәлекләре ачыклана: Зур Кукмара шәһәрлеге һәм авыллыгы (фаразланганча, авыллык һәм шәһәрлек Урта гасырларда бердәм тарихи-мәдәни комплекс була).

Күренекле кешеләре

Н.Х.Вәлиева (1947–2016) – драма актрисасы, ТРның атказанган артисты;

Н.З.Галиев (1945 елда туган) – милли көрәш буенча ТАССР һәм РСФСР чемпионы, РСФСРның спорт остасы;

И.Р.Зарипов (1961 елда туган) – композитор, “Баламишкин” гармунчылар халык ансамблен оештыручы һәм җитәкчесе (2011 елдан), йөзләгән популяр җырлар авторы (ш.и. “Килегез Кукмарага”);

Мансур Г.Төхбәтуллин (1954 елда туган) – гвардия подполковнигы, 1 нче класслы очучы-истребитель, ТРның атказанган транспорт хезмәткәре;

Мөнир Г.Төхбәтуллин (1956 елда туган) – хирург, нур диагностикасы белгече, медицина фәннәре докторы, профессор, ТР һәм РФнең атказанган табибы;

И.М.Хәбибуллин (1958 елда туган) – ТРның атказанган тренеры, яшьләр арасында биатлон буенча ТАССР чемпионы;

Ф.Г.Хөснетдинов (1964 елда туган) – ТРның атказанган юристы, Татарстан Республикасының Конституцион мәхкәмә рәисе (2014 елдан).

Халык саны

1782 елда – 131 ир-ат;
1859 елда – 781,
1897 елда – 1276,
1908 елда – 1327,
1920 елда – 1242,
1926 елда – 1345,
1938 елда – 1487,
1949 елда – 1080,
1958 елда – 1328,
1970 елда – 1578,
1979 елда – 1523,
1989 елда – 1418,
2002 елда – 1839,
2010 елда – 1986,
2017 елда – 2184 кеше (татарлар).