30 га якын төре билгеле, Евразиядә таралганнар.

ТР территориясендә бер төре бар: мөгезле мәкчә (G. corniculatum) Көнчыгыш Кама аръягында очрый. Басуларда, ачык сөзәклекләрдә, юл буйларында үсә. 15-40 см биеклектәге берьеллык соргылт-яшел үсемлек. Яфраклары күгелҗем, каурыйсыман теленмә, озынча тар өлешле. Чәчәкләре берле, эре, ботак очларында һәм яфрак куентыларында урнашкан, төбендә кара тимгелле. Җимеше – ачылучан ике капкачлы, күп орлыклы, туры яки аз гына бөгелгән кузаксыман тартмачык. Тамырларында сөтчел сыекча бар. Май-июньдә чәчәк ата, җимешләре июньнән көзгә кадәр өлгерә.

Декоратив үсемлек.