Бөгелмә районы Спас авылында урнашкан.

1989 елда билгеләнә. Чишмәнең мәйданы 1 га, су саклаулы зона мәйданы 20 га.

Су дебитының югары (80 л/с тан артык), матурлыгы һәм агымның көчле булуы белән уникаль. Көньяк-көнбатыш экспозициянең текә сөзәклеге итәгеннән бәреп чыга. Чишмә суы Дим елгасына коючы кушылдык хасил итә.

Яр буендагы тал һәм юкә утыртмалары гаҗәеп матур күренеш тудыра.

Эчәргә яраклы су чыганагы буларак файдаланыла.