Псевдонимы, чын фамилиясе Ибраһимов.

Биографиясе

1885 ел, Оренбург губернасы Троицк шәһәре — 1938 елның 11 марты, Казан.

«Хөсәения» мәдрәсәсендә (Оренбург шәһәре), «Әл-Әзһар» университетында (Каһирә, Мисыр) укый.

1909 елда «Хөсәения» мәдрәсәсендә укыта.

1912 елдан Уфада: «Галия» мәдрәсәсендә укыту бүлеге мөдире, 1915–1918 елларда «Госмания» мәдрәсәсендә.

1920–30 елларда Казан университетында, Шәрекъ педагогия институтында, Авыл хуҗалыгы һәм урманчылык институтында татар теле укыта. Бер үк вакытта, 1930 елдан, ТАССР Мәгариф халык комиссариатында методист һәм лектор.

Фәнни эшчәнлеге

1910–1917 елларда химия, табигать белеме, география буенча уку ярдәмлекләрен бастыра, алар берничә тапкыр кабат нәшер ителәләр һәм яңа ысуллы татар мәктәпләрендә киң кулланылалар.

Татар урта уку йортлары өчен химия, биология, физика, табигать белеме буенча дәреслекләр авторы.

Татар теленең фәнни лексикасын эшли.

2 нче Бөтенроссия мөселманнар корылтаенда (июль, 1917) Шонаси актив рәвештә милли-мәдәни автономия булдыру өчен чыгышлар ясый, шуның өчен милләтчелектә гаепләнә.

Репрессияләнә; үлгәннән соң аклана.

Хезмәтләре         

Хикмәте табигыя дәреслеге. Уфа, 1916; 

Җан һәм тереклек. Уфа, 1923; 

Хайваннарның һәм кешеләрнең яралуы. К., 1925.